Сәләтле балалар мәктәп интернатына шагыйрә кунакка килгән
Сабабызның "Сәләтле балалар мәктәбе"ндә очрашу, күңелемдә бик матур хисләр калдырды.
Мәктәпнең чисталыгы, андагы тәртип, яктылык, сыйныф бүлмәләренең зәвыклы бизәлеше, гөлләр дөньясы үзе үк белем йортының югары дәрәҗәсе турында сөйли.Әлеге гүзәллеккә мәктәп директоры Ләйсән Рәкыйп кызы Билалованың, укытучы-педагогларның, укучыларның киң күңелен, ачык йөзен, елмаюлы карашларын, белемнәрен, тәртипләрен, бер-берсенә карата ихтирам һәм хөрмәтен дә өстәсәк, "Шөкер, безнең мәктәпләребез милләтемнең йөзе, йөзек кашы", дип, һич икеләнми әйтә алабыз.Тирәнтен уйлап, чын йөрәктән әзерләнгән очрашу, мәгънәле сорауларыгыз, фикерләрегез, киңәшләрегез өчен, бик зур рәхмәт сезгә, дуслар! Ә мине иң шатландырганы, укучыларның һәм укытучыларның шигырьләремне яттан сөйләүләре булды! Алга таба да очрашып, күрешеп яшәргә язсын!!!
Ильмира Гыймаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев