Сүндерүгә караганда булдырмавы жиңелрәк
Агымдагы елда районда 18 янгын булды, шуның күпчелеге шәхси секторда килеп чыкты. Сәбәпләре - электр приборлары һәм җиһазлары белән эш итү кагыйдәләрен бозу, ягу мичләрендәге төзексезлекләр, ут белән саксыз эш итү.
Янгын фаҗигаләргә китерде: Чәбия-Чүрчидә һәм Байлар Сабасындагы фатирда булган янгыннарда пешүдән 2 кешенең гомере өзелде.
Шәхси хуҗалыкларда ут-күз очракларын кисәтү максатында янгын күзәтчелегенең районара бүлеге янгынга каршы хезмәт инспекторлары һәм "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә район территориясендә профилактика чаралары үткәрелә башлады. Төп игътибар өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр, инвалидлар, күп балалы гаиләләр яшәгән йортларга бирелә. Профилактика чарасы барышында көнкүреш техникасы, электр приборлары белән эш итү буенча инструктажлар үткәрелә, әйберләргә ут кабу очраклары булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлатыла, белешмәлекләр бирелә, ягу мичләре төзеклеге тикшерелә. Чираттагы чаралар 20-21 июль көннәрендә Олы Шыңар, Тимершык, Шекше, Явлаштау, Иштуган, Эзмә авыл җирлекләрендә үткәрелде. Янгынарны булдырмау максатында профилатика эше дәвам итә.
Айнур Галимуллин,
Теләче һәм Саба районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев