“Соңгы чәчү булыр, ахры” дигән Илдарыбыз быел да кырга беренчеләрдән чыкты"
Былтыр көзге кыр эшләре вакытында Татарстанның атказанган механизаторы Илдар Фәттахов: "Егетләр, мин икенче елга пенсиягә чыгам, бу минем өчен соңгы чәчү булыр, ахры. Туганнан бирле тракторда бит мин, ардырды",- дип күңелгә шик салып куйган иде.
Бу сүзләрне авылдашлары төрлечә кабул итте. Берәүләр: "Эшли әле ул, менә күрерсез, тракторын ташламый", - дисәләр, икенчеләр: "Күп хезмәт итте бит, туйгандыр инде", - диештеләр.
Чыннан да, 42 ел трактор һәм комбайн штурвалы артында булу - бу зур батырлык. Илдар Фәттахов ел саен югары күрсәткечләргә ирешеп эшләде. Район Сабантуйларында макталды, алган Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тиз генә санап та чыгарлык түгел. Эленке-салынкы көн үткәреп йөрүчеләрне өнәп бетермәде. "Эшкә килгәч, булдыра алган кадәр эшлә инде", - дип әйтергә ярата ул. Уенын-чынын бергә кушып: "Эшләмәсәгез, кайтып китегез, үзем эшләрмен", - дип тә өсти.
Аның 60 яше уңаеннан клуб мөдире Илгизә Зиннәтуловна оештырган "Хезмәттә узган гомер" дип исемләнгән кичәгә Тенеки, Югары Шытсу, Юлбат авылларыннан һәм хезмәттәшләре күп килгәннәр иде. Хуҗалык җитәкчесе Айдар Садыйков сүз алып: "Мин монда яңа кеше булсам да, Илдар абыйны күптәннән беләм, чыннан да, алтын бәһасенә торырлык кеше ул",- диде. И.Фәттаховның башкарган эшләрен, кылган изге гамәлләрен, яхшылыкларын бәйнә-бәйнә сөйләүчеләр күп булды кичәдә. Бу мактауларның артында иртә таңнан караңгыга кадәр җиргә маңгай тиреңне тамызып эшләү, ватылган тракторыңны майга-тузанга батып ремонтлау, тырышлык-фидакарьлек тора. Кичәдә алган тәэсирләреннәнме, әллә игенченең язгы ашкынуы шулай - бик дәртләнеп ремонтлады язын Илдар 15 ел "стажлы" тракторын. Шулай итеп, "соңгы чәчү булыр, ахры" дигән Илдарыбыз быел да кырга беренчеләрдән чыкты. Күпьеллыкларны тырмалагач, чәчкеч такты, үлән катнашмасы, 130 гектарда борчак чәчәргә өлгерде. Аның янында аграр көллият студентлары Марат Кашапов, Азат Сөләйманов, Ильяр Сабиров (фотода)практика үтте. "Илдар абый, эшне үзенә охшардай итеп сорый, аңа билгеләнүебезгә шатбыз",- диләр егетләр.
Мин И.Фәттахов эшләткән тракторны тавышыннан ук таныйм. Кайбер булмача көйләрне тыңлауга караганда да рәхәтрәк шушы мизгелләрне әле алдагы елларда ишетергә насыйп булсын иде дип телим.
Данил Галләмов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев