Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Соңгы минутыбызның кайчан сугасын беребез дә белми..."

Язмыш үтә кырыс. Тәкъдир дигән вакыт тәгәрмәче алга тәгәри… Газиз баламны, ике оныгымның йөрәк парәсен, олы йөрәкле Сәхәбетдинова Венера Мәҗит кызын югалту ачысы йөрәкне телгәли. Бик авыр. Нишлисең, язмыштан узмыш юк. Шулай язган.

Соңгы минутыбызның кайчан сугасын беребез дә белми, бу Аллаһы хозурында. Менә шул авыр сынауны кичкәндә, балаң белән бәхилләшкәндә таянырлык якыннарың, дусларың булганда, тирән хәсрәтләрең җиңеләя. Яшьнәп яшәр чагында газизем фанилыктан бакыйлыкка күчте. Соңгы юлга озатырга килгән, үтә дә авыр хәсрәтебезне уртаклашкан, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән һәркемгә чиксез рәхмәтебезне белдерәм.

Баламны шулай олылаган, хөрмәт иткән өчен, Саба гимназиясе коллективына, сыйныфташларына, укыткан укучыларына, аларның әти-әниләренә, үземнең укыткан укучыларыма, бергә эшләгән үземнең хезмәттәшләремә, Мәртен авыл халкына, үземнең авылдашларыма, күршеләремә, туганнарыма рәхмәт. Башлар китәрлек хәсрәтле чакта таянырдай күршеләрем, авылдашларым булганга, күңелем үсеп яшим. Аллаһы Тәгалә аларның һәркайсын Үзе олыласын. Барыбызга да исәнлек-саулык бирсә иде Хак Тәгалә. Кайгы җиле беребезнең дә ишеген какмасын, беркемгә дә бала хәсрәте күрергә язмасын. Әгәр язмыш шундый борылыш ала икән, һәрчак бердәм булып калыйк.

Рәхмәт хисләре белән мәрхүмәнең әнисе Кифая Сәет кызы, абыйсы Наил, туган апасы Алсу, аларның балалары Фаил, Нияз, мәрхүмәнең балалары Ләйсән белән Ленар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев