Су чәчәге олысын да, кечесен дә тигезли [әлеге авырудан ничек дәваланырга?]
Су чәчәге авыруы (ветрянка) белән башта биш яшьлек кызым авырды. Аннан мәктәптә укучы улыма тимгелләр чыкты. Өченче көнне минем куллар, муен тирәсе кычыта башлады.
Көзгегә карасам, битемдә, маңгай, муен тирәсендә дә кызыл кабарчыклар барлыкка килгән. 32 яшемдә балалар чире белән авырып, өйдә ятармын дип уйламаган идем. Урамга чыгып йөрмим, "яшел су" сөрткәнлектән, төс-кыяфәтнең кешегә күренерлеге калмады. Су чәчәге белән олылар да авырый икән, дип сөйләп торган иде бер оешмада җитәкче булып эшләгән танышым.
Табиб-инфекционист Петр Захаров әйтүенчә, су чәчәге йогышлы чиренең олы кешеләргә дә иярү очраклары әледән-әле булып тора. Ә күпчелек балачакта бер тапкыр авырып ала да, аңа каршы иммунитет барлыкка килә. Әгәр сабый вакытта авырырга өлгермәгәнсең икән, организм йончып, хәлсезләнгән вакытта чирләп китү ихтималы зур.
Каян килә?
Чир вирусы һава аша тышкы тирәлектән тиз тарала. Кешедән кешегә йога. Аны герпеслар семьялыгына керүче вирус китереп чыгара. Чир йоктыру өчен авыру белән бер бинада берничә минут бергә булу да җитә.
Су чәчәге чире үзен төрлечә сиздерә. Кемнеңдер тиз арада тән температурасы 39-40 градуска күтәрелә, башы авырта, буыннары, мускуллары сызлый. Берничә сәгатьтән тәненә кызыл кабарчыклар чыга. Аннары кабарчыклар сулана, кибә, кутырлый. Боларына гына түзәр идең, кабарчык тирәсе әчетеп кычыта, кашымыйча түзеп тә булмый. Ә кашыгач, ул бөтен тәнгә тарала. Алар кайчакта хәтта авыз, борын эченә, җенес әгъзаларына да чыга. Колак арты, култык асты, җенес бизләре лимфа төеннәре зураерга мөмкин, аларга кул белән тиеп китсәң дә авырта. Бер атнадан тимгелләр бетә башлый. Ул 21 көнгә сузылырга мөмкин.
Нәрсәдән сакланырга?
Авыру бетә башлаганда сак булырга кирәк. Тимгелле урыннарны тараганда, кашыганда организмга йогышлы чир эләгүдән сак булыгыз. Шуның аркасында озакка сузылучы авыр җәрәхәтләр барлыкка килә. Алар төзәлгәч тә, эзе кала. Су чәчәге вирусы иммун системасына тәэсир итә, нәтиҗәдә үпкә ялкынсыну, менингит, менинго-энцефалит, күз авырулары килеп чыгарга мөмкин.
Дәвалану
Су чәчәге вирусына каршы махсус дару юк. Температураны төшерү өчен аспирин, парацетамол ише дарулар кулланыла. Кычытуны басарга аллергиягә каршы дарулар ярдәм итә. Тимгелле урынга "яшел су" сыекчасы сөртәләр. Көн саен душ кереп, тәнне сабын белән генә юып алырга була, ләкин мунчала белән ышкый күрмәгез. Юынып чыккач, кабарчыкларга яңадан "яшел су" сөртегез. Чир бик авыр формада узганда, өзлегүләр булмасын өчен, табиблар хастага антибиотик дарулар һәм витаминнар да билгелиләр. Суны да башка көннәргә караганда күбрәк эчегез.
Профилактика
Су чәчәге белән авырмас өчен алдан ук медицина оешмасында аңа каршы вакцина ясатып була. Ул аркага ясала, кеше аны җиңел үткәрә. Бер ясаткач, 6 ел дәвамында әлеге чир белән авырмаячаксыз. Вакцина ясатасыгыз килмәсә, аның белән авырган кешедән ераграк булырга тырышыгыз.
("Ватаным Татарстан", /№ 68, 16.05.2014/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев