Сугыш уты яна йөрәктә [+фоторепортаж]
Җиңүнең 71 еллыгы якынлашкан көннәрдә Лесхозда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәнәфи Фәлахиев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Дәһшәтле елларны кичкән ветеранга Ходай озын гомер биргән. Чәбия-Чүрчи авылында туган егетнең әтисе сугышның беренче көннәреннән ил азатлыгы өчен яуга китә. 1943 елның ноябрендә туган авылында кичке мәктәпнең 7 сыйныфында укыган Хәнәфине дә армиягә алалар. Башта аның кебек яшь солдатларны Суслонгер лагеренда 6 ай дәвамында коллар урынына эшләтәләр. Суслонгер урманыннан иңбашына куеп паровозга бүрәнә ташулар да, окоп, траншея казулар да калмый. Күп солдатлар бу җәбер-золымга түзми, ачлыктан һәм хәлсезлектән, суыктан үләләр. Х.Фәлахиев 1944 елда фронтка җибәрелә. Баку, Пятигорск, Махачкала, Ленинград, шәһәрләрендә барган сугышларда катнаша. «Суслонгерда күргән афәтләрен сөйләп бетерә алмады, әтинең үзәгенә үткән булган», - ди өлкән кызлары Гөлфия. Сугыштан соң ул Грузиядә хезмәтен дәвам итеп, 1950 елда туган авылына әйләнеп кайта. Хәнәфи абый инде өлкән яшьтә булу сәбәпле, сугыш чорлары хатирәләре белән уртаклаша алмый. "Бик нык авырттым, шуңа хәтерем дә сыната, бик күп еллар узды", -ди. Алар 1953 елда Кукмара кызы Шәмсегалләм белән гаилә корып, биш балага гомер бирәләр. Кызлары Гөлфия, Зөлфия, Фирдания, Эльвира республиканың төрле авыл-шәһәрләрендә, хәрби уллары Фәнис Воронеж шәһәрендә яши. Һәрчак төп нигез җылысын саклаган әти-әни янына җыелып, хуҗалык эшләрендә булышалар. 63 ел гомерне бер-беренә терәк булып, иңне-иңгә куеп узылган әти-әнинең тормыш юлы балаларга өлге, үрнәк булып тора.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев