Сукыр күз кайчан яшьләнә?
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Саба районара оешмасы 2015 елның сентябреннән алып 2017 елның май азагына кадәрге эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.
Хисап конференциясендә сукырлар өчен махсус республика китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев, сукырлар спорты федерациясенең төбәк бүлеге вәкиле Алсу Хуҗина катнашты. Сукырлар җәмгыятенең төп максатлары күз буенча инвалидларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, медицина, һөнәри һәм социаль тернәкләндерүдә дәүләт вәкаләтләрен тормышка ашырырга ярдәм итү, аларны мәдәният һәм спортка тарту, шулай ук матди-көнкүреш шартларын яхшырту - җирле оешма рәисе Рәмзия Галимованың чыгышы шуңа юнәлтелгән иде.
Финанс эшчәнлегенең аеруча кыен булуы билгеләп үтелде. Шул сәбәпле оешма урнашкан бинаны ремонтлау мәсьәләсе күп еллар хәл ителми. Ул инде тыштан җимерелеп бара. "Дөресен әйтергә кирәк, проблеманы күптән хәл итеп була иде,- диде конференциядә катнашкан район башлыгы Рәис Миңнеханов. -Төрле вариантлар килеп чыкты, әмма өстәге җитәкчеләрегез белән килешеп бетеп булмады. Бу инде 10 ел дәвам итә. Шуңа күрә быел бернигә карамыйча, сезне август-сентябрь айларында бүтән бинага күчереп куябыз,- дип вәгъдә итте район башлыгы.
Хисап чорында оешмага кабул ителүчеләр арткан, хәзер өч районга 314 кеше исәптә тора. Җыелышта күз буенча инвалидларга кагылышлы проблемалар муниципалитет дәрәҗәсендә тикшерелде. Социаль яклау бүлегенә, ветераннар советына оешма эшчәнлеге белән кызыксынырга һәм булышырга тәкъдим ителде. Наил Сәфәргалиев Азнакайда күрмәүчеләр белән төрле түгәрәкләр оештырып эш алып барулары турында сөйләгәч, аларның тәҗрибәсен барып өйрәнү ветераннар советы рәисенә йөкләнде.
Рәис Миңнеханов оешмада исәптә торучыларның социаль хезмәтләр җыелмасыннан ни дәрәҗәдә файдаланулары белән дә кызыксынды. Рәмзия Галимова: "Анысын белмим",- дигәч, барларга, әлеге мәсьәләдә инвалидлар арасында дөрес сәясәт алып бару зарурлыгына басым ясады. Әгәр бушка бирелүче дарулар исемлегендә күзне дәвалый торганнары юк икән, ни өчен республика сукырлар оешмасының күпсанлы әгъзалары әлеге проблеманы күтәреп чыкмый. Еламаган балага имезлек каптырмыйлар - җыелыш әнә шундый рухта төгәлләнде.
Фәнил Мәүлетов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев