Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Татар халык ашлары пешерү" остаханәcендә районыбызның 7 гүзәл заты тәм-томнар пешерү буенча дәресләр алды [+фоторепортаж]

"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы Татарстанда икенче тапкыр милли ашларыбыз остаханәсен уздыра.

24-25 апрель көннәрендә Бөтен­дөнья татар конгрессының "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан Казанда "Татар халык ашлары пешерү" остаханәcе ачылды. Анда милли ризыклар пешерү серләренә өйрәнү, тәҗрибә уртаклашу өчен республиканың 27 районыннан һәм 27 төбәктән җыелдылар "Ак калфак" әгъзалары иң элек "Татар утары" рес­торан комплексында профессиональ пешекчеләрдән өчпочмак, кош теле, пәрәмәч пешерү буенча дәресләр алдылар. Соңыннан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында җәмәгать эшлеклесе, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алик Локмановның 70 яшьлек юбилей кичәсен карадылар. Икенче көнне кунаклар Әтнә районында булды. "Кала тау" рес­торанында гөбәдия, үпкә-бавыр ачык пәрәмәче, әлбә, пәхләвә пешерү серләренә төшенделәр. Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында булдылар, Әтнә дәүләт драма театрында спектакль карадылар.

- Татар милли традицияләрен, шул исәптән башка халыкларныкыннан аерылып торган мул аш-су осталыгын саклау мөһим. Беренче чиратта яшь буынга тапшыру өчен тырышырга кирәк.Казаннан кайткач, ике атнадан соң һәркем үз төбәгендә шундый ук дәресләр оештырырга һәм "Ак калфак" алдында хисап тотарга тиеш. Җирлектә уздырган чаралар әбиләр җыелышып, чәй эчүгә генә әйләнеп калмасын, яшьләрне, киленнәрне җәлеп итеп, аларга бергәләп милли ризыкларны әзерләргә өйрәтегез. Һәр башлаган эшнең нәтиҗәсе булырга тиеш, - дип, бурычлар куйды "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Кад­рия Идрисова.

"Ак калфак" оешмасы әгъзаларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменнән аның беренче урынбасары Данис Шакиров сәламләде. "Әле күптән түгел генә "Ак калфак" оешмасының бишенче форумы үтте. Җәй көне конгрессның алтынчы съезды узачак. Шуңа да карамастан, без "Ак калфак" хатын-кызларын остаханәгә җыярга булдык. Хатын-кызның җәмгыятьтәге роле, гаиләдәге йогынтысы аның аш-су осталыгына да бәйле", - диде ул.

Әлеге очрашуда районнан 7 кешелек делегация катнашты.

-Иң беренче аралашу, һәр якның үзенә генә хас үзенчәлекләре бар бит, бу аш-су әзерләүдә, гореф-гадәтләрдә дә чагыла. Мастер-класс бик ошады, камыр кую, пешерү ысуллары үзенчәлекләрен өйрәнеп кайттык. Хәзер өйрәнгәннәрне балалар, яшьләр белән дә уртаклашасы иде, яшь киленнәргә дә комачауламас, - диләр районнан барган "Ак калфак"лылар.

Әтнә ягының "Ак калфак"лы ханым­нары пешергән үпкә-бавыр пә­­рәмәченең рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: 2 данә йомырка, чеметем тоз һәм шикәр комы, 160 грамм он.

Эчлек өчен: 200 грамм сыер мае,

200әр грамм йөрәк, ит,

300 грамм үпкә, бавыр, 300 грамм суган, 50 грамм үсемлек мае.

Эш барышы. Иң элек эчлек әзерлибез. Моның өчен граммлап бүленгән кисәкләрне кайнап торган суда 5-10 минут пешереп алабыз, күбеген җыеп торабыз. Дуршлагка салып саркытабыз, юабыз һәм иттарткыч аша чыгарабыз. Әзер катнашманы үсемлек маенда әзер булганчы 25-30 минут кыздырабыз. Азрак су да өстәргә мөмкин. Аерым табада сыер маенда ваклап туралган суганны алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Эчлек белән кушабыз, тоз өстибез һәм тагын 3-5 минут кыздырабыз.

Рецепт буенча каты-тыгыз камыр басабыз. 10 минут "ял иттереп" алабыз. Әзер камырны җәеп, 9 см диаметрлы түгәрәкләр кисәбез. Кырыйларын күтәртеп бөрәбез. Үсемлек маенда пешерәбез. Пешкәч эченә әзер эчлек салып, 3-4 минутка духовкага куеп алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев