Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстан халыкларының III съездында - сабалылар: кем, нинди хисләр белән кайткан? [+фото]

Узган җомгада Казанда, көн тәртибенә республикабызның бүгенге этапта этномәдәни үсеше мәсьәләсен куеп, Татарстан халыкларының III съездын үткәрделәр.

Сөйләшүнең төп максатына килгәндә, ул - барлык милләтләр, халыклар һәм җәмгыятьләрне берләштерү, аларның телләрен, мәдәнияте һәм рухи байлыгын үстерүгә ярдәм итү, милләтара тынычлык-татулыкны саклау. Съездда безнең районнан алты делегат - Президент Рөстәм Миңнехановның беренче укытучысы Римма Закирҗанова, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, Шәмәрдән лицее укытучы Лариса Вәлиева, "Олимп" яшьләр-балалар спорт мәктәбе директоры Рифат Хисамов, педиатр Эльвира Ибәтуллина, Саба урман хуҗалыгы инженер-механигы Дамир Сафин катнашты. Әйтергә кирәк, Президентның үзен дә, якташлары буларак, съездга делегат итеп безнең район күрсәтте.

Съезд ничек узган, кемнәр игътибар үзәгендә булган? Шул хакта сөйләүләрен сорап, делегатларның үзләренә мөрәҗәгать иттек.

-Съезддан без рухланып, күп кешеләр белән танышып, яңа идеяләргә баеп кайттык,- дип сөйләде Эльвира Нурислам кызы.- Һәркайсыбыз өчен кызыклы да, файдалы да очрашу булды, яңа мәгълүматлы кешеләргә әйләндек. Милләтебез белән горурлык хисләребез артты. Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт ки­ңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгыш ясаганда аңа 80 яшьлек юбилее уңаеннан В.Путин бүләк иткән борынгы Тартария картасын искә алуы да тәэсирләндерде. Димәк, татарлар һәм урысларның монгол-татарлар килгәнгә кадәр үк уртак тарихлары булган дигән сүз. В.Путин бу картаны бүләк итеп, рус тарихының нигезендә татар тарихы ятуны таныганлыгын да күрсәткән. Миңа бу җәһәттән Дагыстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдулатиповның чыгышы да ошады. Аныңча, "татар" сүзе "тат" (ау) һәм "ар" (горур) сүзләреннән ясалган һәм горур аучы дигәнне аңлата булып чыга. "Татарлар - бөек, тарихи халык. Татар халкының казанышларының берсе - аларның руслар белән, Россия белән берләшүендә.", - диде Рамазан Абдулатипов. Гомумән, съезд Татарстанда яшәүче 170тән артык милләтнең дуслыгын ачык чагылдырды. Әлбәттә, съездның кульминациясе Рөстәм Миңнеханов чыгышы булды. Республика башлыгы төрле милләт вәкилләренең бергә очрашуын: "Шул рәвешле без территориябездә яшәүче халыкларыбызның мәнфәгатьләрен, ихтыяҗларын беләбез, фикерләрен ишетәбез", - дип билгеләп үтте. Съездга баруымны гомерлек истәлеккә саныйм.

Тагын бер делегатыбыз Римма Рәүф кызы да сьездда үзенең укучысы Рөстәм Миңнеханов белән янәшә фотога төшеп, үз теләгенә ирешкән. "Рөстәм Нургали улы якын итеп, хәлемне сорашты, чәчәк бәйләме бирде. Шулчак Минтимер Шәймиев миннән: "Ничегрәк укыды соң булачак Президент, бер көн мәктәпкә баргандыр да, өч көн өйдә торгандыр инде",- дип шаяртты. "Рөстәм һәрвакыт аккурат иде, дәрес калдырмады", - дип җавап бирдем. Мине, иң өлкәне буларак, үзебезнең төркемдә бер минут та игътибарсыз калдырмадылар. Якташларны күреп сөйләштек. Икшермә мәктәбен тәмамлап профессор дәрәҗәсенә күтәрелгән Илнур Абдуллин белән әңгәмә кордык, ул безнең төркемнән аерылмады. Мин барысына да бик рәхмәтле",- дип тәэсирләре белән уртаклашты ветеран укытучы.

Районнардан делегатлар сайлап съезд үткәрү коры чара булып калмас дип уйларга кирәк. Алга таба да низаглар, конфликтларсыз тыныч яшәргә барыбыз да өметләнә. "Россия Президенты В.Путинның съездда катнашучыларга телеграммасы да - милли сәясәткә зур игътибар билгесе. Мәскәү һәм Татарстан арасындагы шартнамәнең срогы чыгып бара бит. Аны яңартмый булдыра алмаячаклар, шартнамә яшәргә хак­лы", - дип фикерен белдерде делегат Дамир Сафин да.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев