Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда еланнар котыра

Яр Чаллы һәм Круглое Поле бакча ширкәтләрендә, Тукай һәм Зәй районнарында еланнар активлаша башлаган. Бу хакта елан чагу буенча профилактикага багышланган пресс-конференциядә 2 нче шәһәр хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире Ләйсән Ханова әйтеп узды. - Елан чаккан очракларда жгут салу киңәш ителми. Юкса, тукымаларда некроз башланырга мөмкин. Иң кулай эш: яраны...

Яр Чаллы һәм Круглое Поле бакча ширкәтләрендә, Тукай һәм Зәй районнарында еланнар активлаша башлаган. Бу хакта елан чагу буенча профилактикага багышланган пресс-конференциядә 2 нче шәһәр хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире Ләйсән Ханова әйтеп узды.

- Елан чаккан очракларда жгут салу киңәш ителми. Юкса, тукымаларда некроз башланырга мөмкин. Иң кулай эш: яраны бәйләп, сырхауханәләргә мөрәҗәгать итүгә йөрүчеләр - 2 нче шәһәр хастаханәләренә, так санлыга беркетелгәннәр - 5 нче шәһәр хастаханәләренә карый. Тукай районында яшәүчеләр көндезләрен Тукай Үзәк район хастаханәсенә, ә кичке сәгатьләрдә 2 нче яки 5 нче хастаханәгә мөрәҗәгать итә алалар. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең травпунктына барырга кирәкми. Анда елан чагудан дәвалау буенча хезмәт күрсәтелми, - дип сөйләде белгеч.

Саннарга тукталсак, узган елны Яр Чаллыда кара елан чагудан дүрт кеше шәһәр хастаханәләренә озатылган булган. Агымдагы елда мондый очраклар әлегә теркәлмәгән, дип хәбәр итә Шәһри Чаллы.http://shahrichalli.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев