Татарстанга һәр тавыш мөһим
Берсекөнгә, 18 сентябрьдә елның төп сәяси вакыйгасы - Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак.
Бу көнне татарстанлылар, сайлау хокукына ия булган һәр сабалы халык өчен мөһим законнар чыгаруда республикабыздан кемнәр эшләячәген хәл итә. Сайлауларга тулы билгеләмәне Президент Рөстәм Миңнеханов бирде: бу - Парламентка Татарстан өчен файдалы республика командасын җибәрү. Татарстанга Дәүләт Думасында үз позицияләрен ныгыту мөһим. Моның өчен һәркемнең сайлау участогына килүе һәм кулына бюллетень алуы кирәк. Республикабыз авылларында һәм шәһәрләрендә яшәүчеләр барысы да тавыш бирүдә катнашса, Дәүләт Думасында Татарстаннан эшләүче депутатлар саны да күбрәк булачак. Гражданлык бурычыбызны үтәп, без кандидатларга гына түгел, Татарстан өчен дә тавыш бирәбез. Думада күпсанлы һәм көчле вәкилләр беренче чиратта республика, татарстанлылар мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә яклау һәм кайгырту өчен мөһим. Федераль программаларда каралган мөмкинлекләрдән файдаланмасак, федераль бюджеттан нәтиҗәлерәк финанслануга ирешмәсәк, күп кенә проектлар бик түбән дәрәҗәдә булачак. Моны җитәкчеләребез яхшы аңлый һәм халыкның яклавын көтә. Татарстан командасының Дәүләт Думасында аерым миссиясе бар, ул - республиканың уникаль тәҗрибәсен гомумроссия дәрәҗәсенә чыгару. Менә ни өчен 18 сентябрьдә районда яшәүче һәр сайлаучының республика мәнфәгатьләрендә тавыш бирүдә катнашуы зур стратегик әһәмияткә ия. Һәм шунысы мәгълүм: авыл халкын сәяси активлык күрсәтергә чакырып, сайлауга барырга үгетлисе дә юк. "Сайлау кадәр сайлауларга бармыйча да калып буламени ул! Шуның өстәвенә, быел үз авылыбызда сайлау участогы да булдырылды. Моңарчы Сатышка барырга транспорт кирәк булса, хәзер үз вакытыбыз белән участокка килә һәм тавыш бирә алачакбыз",- ди Аккүл Бигәнәй авылында яшәүче Тәгъзимә Шәвәлиева да. Райондашларыбыз арасында үткәрелгән сораштырулар да гражданлык позициябезне ачык күрсәтә.
Исмәгыйль Мөхетдинов, "Сабагаз" идарәсе начальнигы:
-Миңа Россиянең башка төбәкләрендә дә булырга туры килә. Татарстандагы башка республикаларга кереп җитмәгән үзгәрешләр шул чакта аеруча куандыра. Республика зур адымнар белән алга атлый. "Татарстан - мөмкинлекләр территориясе" дигән сүзләр телдән-телгә йөри. Кыскасы, кая карама - үзгәреш, гел алга китеш. Сабабыз да бигрәк матурланды хәзер. Районыбыз халкы тырыш, бердәм, республиканың уйланылган сәясәтенә ышанып карый. Барлык җитәкчеләр, халык республика Президенты белән берлектә эшли. Безнең 400дән артык кешене берләштергән идарә коллективы да Татарстан тоткан курсны ихлас хуплый, республикада эшләп килүче максатчан программаларның уңай нәтиҗәсен күпләре үз тормышы мисалында күрә, хезмәте белән төбәк үсешенә өлеш кертә. Газ тармагында эшләүчеләр барысы да 18 сентябрь көнен сайлау участокларына барудан башларга планлаштыра. Хезмәттәшләремнең дөрес тавыш бирәчәгенә шикләнмим.
Рушания Арикиева, Олы Нырты фельдшер-акушерлык пункты мөдире:
- Сайлауларның үзебезнең киләчәгебез өчен мөһим икәнен аңлыйбыз һәм беркайчан да бармый калганыбыз юк. Тормыш иптәшем һәм улым белән, гадәттә, иртән үк тавыш биреп кайтабыз. Районда соңгы елларда сәламәтлек саклау өлкәсендә күп уңай үзгәрешләр булды: яңа модульле ФАПлар төзелде, искеләре төзекләндерелә, хастаханәләр ремонтлана, яңа җиһазлар кайта. Әле шушы көннәрдә Олы Ныртыда яңа медпункт ачылу авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен куанычлы вакыйга булды. Уңай үзгәрешләр - Татарстанда сәламәтлек саклау эшен яхшыртуны күздә тоткан программаларның уңышлы гамәлгә ашырылуы нәтиҗәсе. Мин сайлауга менә шул уңай үзгәрешләр тукталмасын, халыкның тормыш-көнкүрешен ях-шырту, торган җиребезне ямьләндерү буенча горурланып сөйләрлек эшләребез тагын күбрәк булсын дип тавыш бирергә барам.
Расих Сабиров, район ветераннар оешмасы рәисе:
- Районыбызда картлык пенсиясе алучы 7700дән артык кеше бар. Бу, әлбәттә, пенсионерларның тормыштагы активлыгын да исәпкә алсаң, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруда зур көч. Өлкәннәр гомер-гомергә иртәнге сәгатьләрдә үк сайлау участокларына килеп, гражданлык бурычларын үтәүчеләр булдылар. Аларга яшьләр дә иярде, ветераннарны үрнәк итеп алды. Быел 18 сентябрьдә дә шулай буласына ышанып калам. Өлкәннәр кемнәр өчен тавыш бирәчәген хәл итеп куйган инде. Думага Татарстан командасы өчен без сайлыйсы кандидатлар - республиканы ил, дөньякүләм таныту өчен эшли торган кешеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев