Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Төбәк авылында яшәүче Шәмселбанат Әскәровага 95 яшь тулды [+фото]

Төбәк авылында яшәүче Шәмселбанат Кәрим кызы Әскәровага 95 яшь тулды. Әбекәй ятимлек ачысын да, ачлык-ялангачлык михнәтен дә кичергән. Әниләре, алты баланы ятим калдырып, яшьли вафат була.

Утызынчы еллар башында нык корылык булганлыктан, әтиләре, балаларын алып, Чимкент якларына китә. Кире туган авылына әйләнеп кайтып, 15 яшьлек Шәмселбанат механизаторлар әзерләү курсларында укый, 8 ел тракторда эшли. 1945 елда сугыштан-исән-сау кайткан Шәяхмәт белән гаилә коралар. Җиде бала тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә бишесе исән-сау. Шәмселбанат апа лаеклы ялга чыкканчы фермада сыерлар сава. Бүгенге көндә төп йортта яшәүче улы Илшат, килене Гөлнур гаиләсе тәрбиясендә хәерле, имин гомер кичерә, 15 онык, 22 оныкчыкның да яраткан әбиләре ул. Аны юбилее белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин тәбрикләп Россия Президенты Путинның Котлавын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев