Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Техниканы – кышкы саклауга

Авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларының техниканы ремонтлауга әзерлеге буенча 14 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр конкурслар узачак.

Максаты - авыл хуҗалыгы техникасының сакланышын һәм техниканы вакытында кышкы саклауга куюны тәэмин итү, 2017 елгы кыр эшләренә әзерләүне уңышлы оештыру. Комиссиянең бурычлары - техниканың кышкы саклауга куелышын, машина-трактор парк­лары территорияләренең торышын, Татарстан агросәнәгать комплексы оешмаларының авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга әзерлеген бәяләү. Шулай ук ремонт эшләрен башкаручыларга тудырылган хезмәт шартлары да бәяләнәчәк. Шуны да әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгы техникасы ябык биналарда яисә түбәсе ябык урыннарда сакланырга тиеш. Техниканы махсус аслыклар куелган ачык мәйданчыкларда саклау бары тик консервацияләү, герметизацияләү һәм складларга алып куюны таләп итә торган частьларны салдырып алу буенча мәҗбүри эшләр башкарылганда гына рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев