Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Әтием рухы яңара [+фото]

Әтиебез Әнвәр Кәшиф улы Кәшиповны, 1940 елда Саба урта мәктәбен тәмамлагач та, 17 яшендә Кызыл Армия сафларына хәрби хезмәткә чакыралар.

1941 елның 22 июнь таңы. Төн тыныч уза, әкрен генә моңсуланып, бар дөньяны нурга күмеп алсу таң атып килә. Солдатлар сакта уяу торалар. Таң алды тынлыгын бозып, көтмәгәндә һавада ят, ямьсез мотор гөрелтесе яңгырый башлый. Кара болыт булып ябырылган нимес самолетлары илебез чикләрен бозып, тыныч илебезгә сугыш игълан итмичә бәреп керәләр. Ашыгыч рәвештә безнең артиллерия дошман "карчыгаларына" көчле ут ача. Менә шунда чып-чын мәхшәр башлана. Дошман самолетларыннан безнең сугышчылар өстенә ишелеп бомба ява башлый. Самолетлар бомбага тотып киткәннән соң тирә-як актарылып ташлана. Күпләр инде кабат сафка баса алмый. Бу төнне постта торган әтиебез беренче сугыш сынавын әнә шулай үтә. Ә алда аларны тагын да авыррак сынаулар, канлы бәрелешләр көтә. Сафлар сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Бер бәрелеш вакытында фашист снаряды кыйпылчыклары әтине дә "эзләп таба". Ул сул аягы һәм уң кулы каты яраланып, госпитальдә шактый дәвалангач, яңадан фронтка китә. Аннан соң да әле күп газаплар кичереп, берничә тапкыр яраланып, үлемнән калып, яшәү белән үлем арасында сугыш юлын үтәргә туры килә аңа.

Әти сөйләгәннәрдән тагын шунысы истә калган. 1941 елның салкын кышы дошман гаскәрләренә генә күп зыян китереп калмаган, зәмһәрир суыклар байтак совет сугышчыларының да гомерләрен өзгән. Һәлак булганнар сафын тылдан китерелгән, бер тапкыр да дары исе иснәп карамаган сугышчылар тулыландырган. Кышкы салкыннар нәкъ менә тәҗрибәсез сугышчыларны теге дөньяга алып киткән. Төнлә сугышчылар кышкы салкын кырда ялга туктагач, солдатларга йокламаска кушып, командирлар аларны уятып йөргәннәр. Ә инде йокыга киткәннәре мәңге шунда ятып калганнар. Шулай итеп, иртән юлга кузгалганда, мәңгелек йокыга киткән дистәләрчә солдатларны иптәшләре шунда җирләп калдырганнар.

Җиңү таңын Германиядә каршылаган әтиебезгә сугыштан соң да тиз генә кайту насыйп булмый. Чөнки армиядә хезмәт иткән солдатларны, Кызыл Армия сафларын әзерлекле кадрлар белән тулыландырганчы, өйләренә җибәрми торалар. 1947 елның декабрендә ул, ниһаять, туган авылына, әти-әнисе янына исән-сау әйләнеп кайту бәхетенә ирешә. Шуннан соң ул туган авылыннан биш чакрым ераклыктагы Килдебәк җидееллык мәктәбендә тыныч хезмәт биографиясен башлап җибәрә. Биредә ул Теләче районы, Субаш авылыннан килеп эшләүче, башлангыч класслар укытучысы Мария Егорова (керәшен кызы) белән танышып, гаилә корып җибәрә. Әти читтән торып Арча педагогия училищесын тәмамлагач, читтән торып педагогия институтында да укый.

Инде безнең һәркайсыбызның балаларыбыз гына түгел, оныкларыбыз бар. Үзем дә КДУны тәмамлап, 40 ел гомеремне балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладым. Шуның соңгы дистә елында Шәмәрдән лицеенда укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булдым. Ә инде 2012 елда лаеклы ялга чыктым.

Әтиебез 1998 елда 76 яшендә вафат булды. Әниебез дә, аны югалту хәсрәтеннән авырып китеп, мантый алмады. Ул 2000 елда 75 яшендә бакыйлыкка күчте.


Рәйхан КӘШИПОВ. Саба районы, Шәмәрдән бистәсе

http://tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев