Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тизлегеңне кимет, машина йөртүче

Республикада «Сохрани жизнь - сбавь скорость» исеме астында 8 майдан башланган дүртенче Глобаль юл хәрәкәте иминлеге атналыгы дәвам итә. Аның кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтләренә китерүче төп сәбәпләрнең берсе булган тизлек режимын арттыру очракларын тикшерәләр. Белгечләр фикеренчә, тизлекне сәгатькә 1 километрга арттырганда авария ясау ихтималы 4-5 процентка арта. Әлеге сәбәп...

Республикада «Сохрани жизнь - сбавь скорость» исеме астында 8 майдан башланган дүртенче Глобаль юл хәрәкәте иминлеге атналыгы дәвам итә. Аның кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтләренә китерүче төп сәбәпләрнең берсе булган тизлек режимын арттыру очракларын тикшерәләр. Белгечләр фикеренчә, тизлекне сәгатькә 1 километрга арттырганда авария ясау ихтималы 4-5 процентка арта.

Әлеге сәбәп аркасында быелның 4 ае эчендә Татарстанда 347 авария теркәлгән, анда 27 кеше һәлак булган, 459ы яраланган. «Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен үтәү һәм балалар катнашында юл фаҗигаләрен киметүне күздә тоткан әлеге акция барышында транспорт чараларының тиешле тизлекне сайлауларына аеруча игътибар биреләчәк. Әти-әниләр дә, укытучылар да балаларның юлда үз-үзләрен тотышына игътибарлы булсыннар иде», - ди ЮХИДИнең район бүлекчәсе җитәкчесе Линар Вәлиев. Районда бу вакыт эчендә 200дән артык тизлек яратучы йөртүче административ җаваплылыкка тартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев