Түләргә онытмагыз
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны 15 ноябрьгә кадәр ук милек, җир һәм транспорт салымнарын түләргә чакыра.
Районара салым инспекциясе мәгълүматларына караганда, хәзергә районда яшәүче физик затлар җир салымын -7 процент, милек салымын - 9, транспорт салын 8,9 процент күләмендә түләгән. Әлеге күрсәткечләр барлык авыл җирлекләрендә дә эшне яхшыртырга кирәклеге турында сөйли. Район почтамты начальнигы Фәнил Ильясов әйтүенчә, хат ташучылар үз бурычын үтәгән: барысы 18500дән артык салым түләү кәгазе таратылган. Порталда шәхси кабинет булдырганнарга хәбәр электрон юл белән җиткерелгән. Халыкка салымнарны вакытында түләргә дә, тыныч йокларга гына кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев