Тормыш ачсын сезгә юлларын [+фоторепортаж]
Яшьлек, гүзәллек, якты хыяллар, затлылык тантана иткән чыгарылыш бәйрәме быел да 26 июнь көнне Сабаның спорт комплексында үтте.
Төн йокыларын калдырган Бердәм дәүләт имтиханнары тәмамланды, күңелдә мең төрле уй-хыяллар, яшьлек планнары белән янган кичәге 11нче сыйныфлар олы тормышка хәер-фатиха алыр өчен укытучылары, әти-әниләре белән бергә җыелдылар. Явлаштау урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган Зәлинә Зәйнәгыева да сыйныфташлары, укытучылары белән саубуллашу моңсулыгын яшерми. «Тормышыбызда яңа этап башлана. Имтиханнарны уңышлы тапшырып чыктым. Әлегә химия, биологиядән нәтиҗәне көтәбез. Киләчәктә үземнең булачак һөнәремне нәкъ менә әлеге фәннәр белән бәйләргә телим», - ди Зәлинә. Әнисе Зөлфия ханым да кызының тырышлыгын, максатчанлыгын, хыялын тормышка ашыру өчен бөтен көчен куюын әйтеп узды. Әни кешенең баласына иң зур теләге - алда торган сынауларны уңышлы тапшырып, тормышта үз урынын табу. Бу теләк быел мәктәпне тәмамлаган 162 чыгарылыш сыйныф укучысы әти-әнисен дә берләштерә.
Фотоларны шушы сылтама буенча карый аласыз
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Фәридә Вилданова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев