“ТОРНАДО”–БЕРЕНЧЕ
8-9 сентябрь көннәрендә Лесхоз бистәсендә картинг буенча Татарстан Республикасының 10нчы Беренчелеге узды.Ярышларда барлыгы 22 команда һәм 97 пилот катнашты. Районыбыз картингчылары да уңышлы чыгыш ясадылар.
"Пилот" классында "Торнадо" клубыннан Азат Гыйльманов - I , Фәрит Фәрхиев- II урыннарны яуладылар. Фәрит әле "125 А" классында да беренчелеккә иреште. "125Б" классында Алмаз Фәлахов ("Торнадо") өченче нәтиҗәне күрсәтте.Гомум команда зачетында 1нче урынга -Сабаның "Торнадо", 2нчегә- Казанның "МАК-ТИТАН", 3нчегә- Яр Чаллының "Челны" командалары чыкты. Ярышларның ябылу тантанасында җиңүчеләрне һәм призерларны Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рифкать Миңнеханов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм ярышларның җитәкчесе Евгений Шафранов тәбрикләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев