Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Трансформаторга ут капса... [+фоторепортаж]

Көннәр кыскара барган вакытта электр энергиясен куллануга ихтыяҗ арта. Караңгыда калуны хәзер зур фаҗига шикелле кабул итәбез.

Моны яхшы аңлаган район электр челтәре җитәкчелеге төрле сәбәпләр аркасында ут бетеп тору очракларын булдырмау чаралары күреп, персоналның гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда электр энергиясе белән тәэмин итүне тиз арада торгызуга әзерлеге даими тикшерелә. Өченче көн трансформаторда килеп чыккан шартлы янгынны сүндерүне күздә тоткан өйрәнүләр - моның ачык мисалы.
"Мондый контроль күнегүләр план нигезендә ике кварталга бер тапкыр үткәрелә. Янгын килеп чыкканда оператив дежурныйның гадәттән тыш вәзгыятьтә эш итү осталыгы бәяләнә, трансфор­маторга ут кабу аркасында районның токтан аерылган торак пунктларына резервтан электр энергиясе бирү, җиһазларны сак­лап калу бурычы куела. Өйрәнү күнегүләрен ай саен үткәрәбез һәм тиешле нәтиҗәләр ясыйбыз",- дип аңлатты электр челтәре әйдәп баручы инженеры Фларит Һадиев.
Бу юлы контроль өйрәнүләр подстанциянең 1нче санлы трансформаторыннан май агып чыгу һәм ут кабу сәбәпле, аны аварияле аерып тору сценариясе буенча үткәрелде. Әмма оператив кизү торучыга бу хакта берни әйтелмәде һәм ул җиһазларга эленгән табличкаларга гына таянып эш итте. Югары ток көчәнешле подстанциядә янгын сүндерүнең үз кагыйдәләре. Аз гына ялгышлык та бәхетсезлеккә, кулланучыларга ток бирүдә өстәмә проблемалар килеп чыгуына китерергә мөмкин.
Шуңа күрә тиз арада килеп җиткән янгын сүндерүчеләр диэлектрик саклану чаралары һәм инструктаж бирелеп, техниканы җиргә тоташтыру чаралары күрелгәннән соң гына утка каршы көрәшә башларга язмача рөхсәт язылды. Шуннан соң янгын сүндерүчеләр ялкын учагын бетерүгә керештеләр.
Гомумән, сәгать 10да башланып киткән һәм 2 сәгать дәвам иткән контроль өйрәнүләр персоналның эш итүенә "канәгатьләнерлек" билгесе кую белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев