Туң йөрәкләр дә эрер иде
Залдагы тамашачыларның да артистларга кушылып бииселәре, музыка уен коралларында уйныйсылары килде ул көнне.
11 февральдә район мәдәният йортында узган Саба сәнгать мәктәбе һәм Шәмәрдән филиалы укучыларының чыгышларын караганнан соң бер генә тамашачы да битараф калмады, туң йөрәкләр дә эрер иде ул кичәдә. Бу халәт һәр чыгышның көчле алкышларга күмелүендә, балалары һәм оныклары өчен куанудан яшьләнгән күзләрдә дә чагылды. Сәнгать мәктәбе ничә буын балаларны сәхнә аша тәрбияли, рухи баета. Якты, иркен залларда биергә, музыка уен коралларында уйнарга өйрәнүче укучыларның үзләрен кайгырткан әти-әниләренә, укытучыларына, җитәкчеләргә рәхмәте кебек тә кабул ителде ул көнне сәхнәдән яңгыраган сәнгать әсәрләре. Тамашаны караган район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов: "Безнең балалар компьютер артында гына утырмыйлар икән бит, никадәр сәләтле, талантлы үзләре. Әлбәттә, матур чыгышлар артында балаларның күпме тырышлыгы, хезмәт коллективының эшчәнлеге ята", - дип рәхмәт хисләре белән уртаклашты.
Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннар исемендәге сәнгать мәктәбендә 515 укучы белем ала. Остазларының яңалыкка омтылучан булулары репертуарларының байлыгыннан да күренә. Һәр җыр-бию, чыгыш югары дәрәҗәдә әзерләнә. Егет-кызларыбыз талантларын районда гына түгел, республикада да танытып килә. Конкурс, фестивальләрдә уңышлы чыгыш ясап куандыралар. Чит илләрдән килгән кунакларны да район чигендә һәрвакыт әлеге мәктәпнең тальянчы, биючеләре каршылый. Хәзерге шау-шулы заманда тальян, гармунда уйнаучылар юк диеп ялгышабыз икән. Киләчәк буынга татарның моңлы гармун, курай тавышларын җиткерүче егет-кызлар үсеп килә. Укучыларның күңеленә шул рәвешле матурлык, мәрхәмәт хисләре салына. Бәйрәм концертына килгән әти-әниләрне, әби-бабайларны да әнә шул да сөендерде.
Замирә Сәмигуллина.
Нурхан Дәүләтов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев