Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Туктар авылында яшәүче Шәмсенур Сабировага 90 яшь тулды

Бөек Җиңү көне якынлашкан көннәрдә Туктар авылында яшәүче Шәмсенур Җамалетдин кызы Сабировага 90 яшь тулды. 13-14 яшеннән колхоздагы авыр хезмәткә керешкән Шәмсенур әбигә урман кисәргә дә, окоп казырга да , ачлык-ялангачлыкны күп татырга туры килә.

Алар ире - Бөек Ватан сугышы ветераны Харис Сабиров белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Ике улларын югалту хәсрәтен дә кичерәләр. «Әти-әниебез кечкенәдән хезмәтне яратырга, тырыш булыргы өйрәтеп үстерделәр. Әниебез бик юмарт, аш-суга оста булды, авыл халкы белән дә бик күркәм мөгамәләдә яшәде», - ди кызы Казанда яшәүче кызы Рәмзия. Әбекәй бүгенге көндә улы Талип, килене Илсөяр тәрбиясендә гомер кичерә. 7 онык, 9 оныкчыкның яраткан әбиләре дә ул. Тыл ветеранын юбилее белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин тәбрикләп, Россия Президенты Путинның Котлавын тапшырды. «Килдебәк» бригадасы җитәкчесе Хәлим Касыймов, авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин да юбилярны тәбрикләп, изге теләкләр җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев