Кичә, бүген, иртәгә
“Тургай” балалар приютында тәрбияләнүче балаларга Иске Икшермәдә урнашкан пекарняга экскурсия оештырылды
"Тургай" балалар приютында тәрбияләнүчеләр ипи пешерү процессы белән таныштылар.
Аларга Иске Икшермәдә урнашкан пекарняга экскурсия оештырылды. Анда эшләүчеләр балаларны ачык йөз белән каршы алды.
Укучылар бу тармакта күптән эшләгән тәҗрибәле пешерүчеләрнең сөйләвен игътибар белән тыңладылар. Икмәк-булка ризыклары пешерү - җиңел эш түгел. Балалар хәзер икмәк пешерүгә күпме кеше хезмәте керүен яхшы аңлыйлар. Ахырдан пекарня хезмәткәрләре балаларны үзләрендә җитештерелгән продукция белән сыйладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев