Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Угры кыйммәтле йозакны да ача

Ярты гасырдан артык та­рихы булган ведомстводан тыш сак бүлекчәсе хезмәткәрләре кичә һө­­нәри бәйрәмнәрен бил­­геләп үтте.

Әлеге хезмәт - районыбызда килешү нигезендә гражданнарның, оешма-предприятиеләрнең ми­лек­ләре иминлеген тәэ­мин итү буенча тү­ләүле хезмәт күрсәтүче бердәнбер учреждение. Аның эшчәнлеге турында сак бүлекчәсе начальнигы Айдар Галиев сөйли:

- Сабадагы ведомстводан тыш сак коллективы бәйрәмгә үз бурычларын үтәп килә. Моны 9 айлык эш күрсәткечләре раслый. Хәзерге көндә ведомстводан тыш сак бүлекчәсенә 228 объект карый. Күбесе камилләшкән "Струна-GSM" сигнал системасы ярдәмендә саклана. Алардан үзәкләштерелгән каравыл пультына сигнал радиоканал аша яшен тизлегендә алына. Приборларыбыз бик сизгер, объект эчендә мәче йөрсә дә, ачык калган форточкадан җил керсә дә, пультка сигнал килә. Инфра-кызыл хәрәкәт датчигы яисә тәрәзә ватылган тавышка эш итә торган аваз датчиклары әнә шулай эшли. Угры кыйммәтле йозакны да ача, ә безнекен- юк. Шуңа күрә сак­лана торган объектларга беркем үтеп керә алмый. Урамнарда патрульлек итүче тоткарлау төркемнәре эшчәнлеге дә пульт аша көйләнә.

Хәзерге вакытта 116 объект полиция нарядын экстрен чакырту төймәсе белән "коралланган". Дөрес, андый җайланманың кирәге чыга күрмәсен. Гадәттә, аларны кеше күп йөри торган җирдә - кафе, кибет һәм башкаларда куябыз. Фатирларда да мөмкин. Тревога төймәсенең ачыктан-ачык һөҗүм булган очракта кирәге чыга: кибеткә кораллы талаучы кердеме, торагыңа берәү рөхсәтсез бәреп һөҗүм ясадымы - сиздермичә шул кечкенә төймәгә басып җибәрүгә кыңгыр хәбәр сигнал пультында булачак. Мондый тревога хәбәрләренә патруль экипажы бик тиз (гадәттә 3-5 минутта) килеп җитәргә тиеш. Торак һәм башка байлыкларның шәхси хуҗалары да безнең белән хезмәттәшлек итүгә уңай карыйлар. Барысы 15 фатир, 54 шәхси мөлкәтне саклау объектының иминлеге безнең карамакка тапшырылган. Быел гына 21 объектны саклау өчен килешү төзелде. Шуның 8е коллектив өчен үтә җаваплы "Имин йорт, имин фатир, имин подъезд" операциясе барышы вакытында сакка алынды. Кыскасы, безнең хезмәт эшчәнлеге угрыларның юлына калкан куя.

Ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре җәмәгать урыннарында тәртип саклау, җинаятьләрне һәм административ хокук бозуларны кисәтү белән дә шөгыльләнәләр. Быел 9 айда урамнарда аек булмаган хәлдә йөргән өчен 406 кешегә беркетмә тө­­зелде, 27 вак урлашу факты фаш ителде. Сентябрь аенда барган "Уңыш" операциясендә дә хезмәткәрләребез актив кат­наштылар. Алты угры тотылды.

Ведомстводан тыш сакта үз эшләренә бирелгән хезмәткәрләр эшли. Кол­лективтагы 30 кеше­нең 20се погонлы хезмәт­кәр­ләр, уртача 15 ел стаж­га ия, һөнәри яктан яхшы әзерлеклеләр. Дамир Сафиуллин 1999 елдан үзәк­ләштерелгән сак пульты башлыгы буларак, үз вазифасын уңышлы башкарып килә. Аның сизгерлеге белән күп кенә җинаятьләр булмый калды.

Бүлекчәдә кадрлар мәсьә­ләсенә дә зур игътибар бирелә. Быел өч хезмәткәребезне зурлап лаеклы ялга озаттык. Ә 1978 елдан диспетчер булып эшләүче Мөслимә Шәрифуллина пенсия яшенә җитсә дә, хезмәтен дәвам итә. Яшьләрне эшкә ветераннарның уңай сый­фатларын күздә тотып алабыз. Былтыр диспет­черлык хезмәтендә - Гөлнара Хаҗиева, Эзмә егете Фәнил Мөбарәков полицейский вазифасында әйбәт кенә эшләп китте.

Сигнализация система­ла­рының нор­маль техник торышы озак еллар эшләүче электрчы мон­терларыбыз Азат Га­рипов, Альберт Владимиров, Павел Сергеев җаваплылыгында.

Менә шундый коллек­тив­ның тырышлыгы бе­лән бүлеккә тапшырылган объектларның ыша­нычлы саклануы тәэмин ителә. Һөнәри бәйрәмебезне матди байлыкларын безгә ышанып тапшыручыларның хезмәтебезне югары бәяләвен белеп билгеләп үтәбез. Шушы уңайдан барлык хезмәткәрләргә, шулай ук сак хезмәте ветераннарына нык сәла­мәтлек, гаилә бәхете телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев