УКЫТУЧЫЛАРНЫ ТЫҢЛЫЙЛАР
17 мартта сәгать 9.00да Балалар иҗат үзәгендә "Мәгариф" милли проектына үз эшләрен тәкъдим итүче укытучыларның "Җәмәгать тыңлаулары" була.
Әлеге чараның төп максаты - конкурста катнашучы укытучыларның эш тәҗрибәсен, һөнәри эшчәнлектә ирешкән уңышларын киң җәмәгатьчелеккә җиткерү. Җирле үзидарә органнары вәкилләре, әти-әниләр, укучылар, хезмәт ветераннары, хезмәттәшләре, массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә узачак чарада быел 8 укытучы - Гөлсирә Мулласалихова, Валентина Кәримуллина (икесе дә Шәмәрдән лицееннан), Гөлфия Хөсәенова, Ләйсән Хәлилова (Саба гимназиясе), Резедә Вәлиева (Саба кадет мәктәп -интернаты), Гөлназ Галиева, Эльвира Кәримуллина (Эзмә урта мәктәбе), Мөнирә Хилалетдинова (Килдебәк урта мәктәбе) катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев