Урманнан “кунак” кайтса... (киңәш)
Яз-җәй җитүгә, урман-кырга чыгарга кот очып тора. Талпан ияреп кайтасын көт тә тор! Хәзер аларның иң актив чоры, ди белгечләр. Талпан кадалуны "чүп"кә санап йөрүчеләрне дә кисәтергә ашыга алар. Вакытында чарасын күрмәсәң, талпан энцефалит дигән куркыныч авыру китереп чыгарырга, баш һәм арка миен зарарларга мөмкин. Быел Татарстанда талпаннар алдагы ел...
Яз-җәй җитүгә, урман-кырга чыгарга кот очып тора. Талпан ияреп кайтасын көт тә тор! Хәзер аларның иң актив чоры, ди белгечләр. Талпан кадалуны "чүп"кә санап йөрүчеләрне дә кисәтергә ашыга алар. Вакытында чарасын күрмәсәң, талпан энцефалит дигән куркыныч авыру китереп чыгарырга, баш һәм арка миен зарарларга мөмкин.
Быел Татарстанда талпаннар алдагы ел белән чагыштырганда өч көнгә иртәрәк - 12 апрельдә үк "уянды". Кыска гына вакыт эчендә алар биш кешегә зыян салырга өлгерде. Россия күләмендә исә "корбаннар" саны 12 меңнән арткан. Талпан "һөҗүме"ннән ничек сакланырга?
Кайчан? Талпаннардан апрель аеннан башлап беренче кар төшкәнгә кадәр сакланырга кирәк. Май аенда аеруча сак булу сорала. Ник дигәндә, бу чорда алар күпләп үрчи башлый. Нәтиҗәдә янәшәбездә "ач" талпаннар да күбәя. Җәйгә таба исә алар бераз тынычлана төшә. Артык эссе, коры көннәрне яратмаган талпан болытлы, яңгырлы көннәрдә ешрак "һөҗүм" итә.
Кайда? Талпаннар 1,5 метрдан да югарырак биеклектә яшәмиләр. Урман бете үзенең "корбанын", гадәттә, юл буйларында үсүче чирәмдә сагалый. Яфраклы һәм ылыслы агач урманнар, үләнле болыннар, күл, елга буйлары, урман юлларында талпан энцефалиты эләктерү куркынычы зуррак. Дөрес, белгечләр талпаннарның барысы да куркыныч түгел, дип ышандыра. Статистика мәгълүматларына караганда, аларның якынча 10 проценты гына авыру таратучы исәпләнә. Талпан энцефалиты - үзәк нерв системасын зарарлаучы куркыныч авыру. Авыруның беренче билгеләре 7-12 көннән соң, кайчакта 1 айдан соң гына беленә. Кешенең температурасы күтәрелә, хәлсезлек сизелә, башы авырта, муен, буыннар сызлый. Кеше коса, аңы томалана. Гадәттә, кул-аяклар параличлана, кайчакта ул гомерлек булып калырга да мөмкин. Авыру сиздермичә генә үтеп, хроник төс алуы да бар.
Ничек? Талпан корбанына әверелмәс өчен табигатькә, урманга чыкканда бер төстәге кием кияргә кирәк. Чалбар балакларын кунычлы аяк киеменә кыстырырга онытмагыз. Оеклар резинкалы булырга, кием җиңе тәнгә ябышып торырга тиеш. Өс киеме капюшонлы булса яхшы, чәчләрне җыеп, башка капюшонын кияргә кирәк. Табигатьтә ял иткәндә үләнгә, агач астына ятмагыз, анда талпаннар күп була. Урманда кунарга җыенсагыз, чирәмсезрәк урын яисә коры наратлык сайлагыз. Урманнан кайткач, тәнегезне һәм киемнәрегезне яхшылап карагыз. Талпан кешенең култык астын, колак яфракларын, тәннең җыерчыклы урыннарын аеруча яратуын да исегездән чыгармагыз. Өйгә яңа өзелгән чәчәкләр, өс киемнәрен кертмәгез. Урман бетләре шулар ярдәмендә дә ияреп кайтырга мөмкин. Йорт тирәгездәге этләрне һәм башка хайваннарны да яхшылап тикшерегез. Урманнан кайткач, үзегезне һәм сезнең белән булган кешеләрне, аларның киемнәрен һәр сәгать ярым саен әйбәтләп карагыз. Бөҗәкләргә каршы төрле кремнар, мазьлар да кулланырга онытмагыз.
Нәрсә эшләргә? Талпан кадалган икән, аны хастаханәгә барып алдыру хәерлерәк. Анда мөрәҗәгать итәргә мөмкинлегегез булмаса, талпанны пинцет белән үзегезгә чыгарырга кирәк. Урман бетен пинцет белән селкеткәндә сак булыгыз: бөҗәкнең башы өзелеп калырга мөмкин. Талпан кадалган урынны үсемлек яки камфара мае, керосин белән сыларга. Сулыш алу тишекләре томалангач, бөҗәк кадалган урыныннан үзе үк чыгачак. Талпанның башы өзелеп калса, утта кыздырылган энә ярдәмендә алырга кирәк. Кулларны сабынлап юып, бет булган урынны йод яки спирт катнашмасы белән чистартырга да онытмагыз. Белгечләр талпанны чыгарганнан соң, пыяла савытка салып, Казанның Сеченов урамы, 13а йорты адресы буенча урнашкан "Гигиена һәм эпидемиология үзәге"нә илтергә киңәш итә. Бер тәүлек эчендә талпанны тикшерәчәкләр һәм анда энцефалит, боррелиоз вирусы барлыгы-юклыгы ачыкланачак. Әгәр бар икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Луиза Борисова, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы:
- "Урман бете"нә каршы иң ышанычлы ысул - талпан энцефалитына каршы вакцина ясату. Урманчы, геолог, нефтьче, газчы яки эшчәнлеге урман белән бәйле белгечләргә ул беренче чиратта кирәк. Вакцинация курсын алдан кайгырту мөһим. Ул ике прививкадан тора. Аларның арасы 1-2 ай булырга тиеш.
Ватаным Татарстан http://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев