Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ветеран - кадетларда кунакта

Икшермә кадет мәктәп-интернатында яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә эзлекле эш алып барыла.

Тәрбия чараларына төрле өлкәдә хезмәт куючы һөнәр ияләре чакырыла. Уку елы башлануга интернат кадетлары янында очрашуда хәрби хезмәт бурычын Диңгез флотында үтәгән, тормышын хәрби әзерлек, тормыш иминлеге дәресләре бирүгә багышлаган ветеран-укытучы Илдус Галиев булды. Ветеран Хәрби диңгез флоты тарихы, хезмәтнең үзенчәлекләре, хәрби хезмәттән соң тормышын мәктәптә балаларга патриотик тәрбия бирүгә багышлавы турында сөйләде. Очрашу укучыларда зур кызыксыну уятып, ветеран аларның күп сорауларына җаваплар бирде. Үзе белән алып килгән тальян гармунда уйнап, хәрби җырны башкарды. Әлеге очрашу Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланган көннәрдә оешуы белән дә тирән мәгънәгә ия. Балалар мондый очрашуларны төрле һөнәр ияләре белән оештыру турында тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев