Әй, табигатем, быел серле син! Ачып әйт серең, ник быел көйсез син?
Табигать көйсезлеге
Салкын булды бит
Июнь-майларың.
Кем урлады җәйнең
Җылы айларын?
Иртән торуга
Яңгыр көн саен.
Җылы кояшың
Кайларда, аең?
Яңгыр килеште,
Чирәмнәр үсә.
Көннәрең салкын,
Күңелләр төшә.
Кырларда иген
Уңышлы булыр.
Кояш кыздырса,
Өлгереп тулыр.
Әй, табигатем,
Быел серле син.
Ачып әйт серең,
Ник көйсез син быел?
Фатих Фәтхерахманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев