Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Якты кояшыбыз сүнде...

Саба районы Байлар Сабасы бистәсе гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сәхәбетдинова Венера Мәҗит кызы фанилыктан бакыйлыкка күчте. Хезмәттәшләре, укучыларының әти-әниләре, мәрхүмәнең әнисе, балалары, туганнары, дуслары, күршеләре авыр кайгы кичерәләр... Венера Мәҗит кызы 1964 елның 22 сентябрендә Саба районының Мәртен авылында туа. Гаиләләре белән 1974 нче елда Сабага күченеп менәләр....

Саба районы Байлар Сабасы бистәсе гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сәхәбетдинова Венера Мәҗит кызы фанилыктан бакыйлыкка күчте. Хезмәттәшләре, укучыларының әти-әниләре, мәрхүмәнең әнисе, балалары, туганнары, дуслары, күршеләре авыр кайгы кичерәләр...

Венера Мәҗит кызы 1964 елның 22 сентябрендә Саба районының Мәртен авылында туа. Гаиләләре белән 1974 нче елда Сабага күченеп менәләр. 1982 нче елда Саба урта мәктәбен тәмамлап, шул ук елны Казан дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлеген уңышлы тәмамлый. Хезмәт юлын Сатыш урта мәктәбендә башлый. 1989 нчы елда кияүгә чыгып, Минзәлә шәһәренә китә. 1999 нчы елга кадәр Минзәлә шәһәренең 2 нче мәктәбендә рус теле, әдәбияты укыта. 1999 нчы елдан Саба урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып урнаша.

Балалар күңелен аңлаучы, үз фәнен тирәнтен белүче, сыйныф җитәкчесе , 30 еллык хезмәт стажы булган хезмәттәшебезнең вафаты белән һич килешеп булмый. Аның һәрвакыт елмаеп торган кояштай йөзе, игътибарлы карашы, һәркемне юатырдай назлы, ягымлы сүзләре хәтеребездә озак сакланыр. Сагындырырсың, юксындырырсың әле, Венера Мәҗитовна...

Венера Мәҗит кызының балалары- кызы Ләйсән, улы Ленар белгечлек алып, Казан шәһәрендә яшиләр һәм эшлиләр.

Венера Мәҗитовна, урыныгыз оҗмахта булсын!

Саба гимназиясе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев