“Җәяүле сукмагы” ункөнлеге
Республикада 10 октябрьдән "Җәяүле сукмагы" профилактика чарасы башланды. Максаты - автомобиль бәреп китүчеләр санын киметү, кешеләрне юл йөрү кагыйдәләренә игътибарлы булырга өндәү.
Агымдагы елның 9 аенда республикада җәяүлеләрне таптатуның 1233 очрагы теркәлгән, шуның 443е турыдан-туры "Зебра"ларда килеп чыккан. Саксызлык 78 кешенең үлеменә китергән, 13 кешенең гомере "җәяүлеләр сукмагы"нда өзелгән. Бәхетсезлек очраклары нәкъ менә октябрь аенда арта башлаган. Фаҗигаләрне булдырмау максатында 19 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк ункөнлектә ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре транспорт йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирмәү очракларын ачыклауга контрольлекне көчәйтәчәкләр. ЮХИДИ хезмәткәрләре "Иминлек атналыгы"нда яктылык кайтаргычлы киемнәрне популярлаштыру максатында чаралар оештырдылар, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында үткәрелгән ата-аналар җыелышларында катнаштылар, ЮИД отрядлары белән очраштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев