Яшьлек дустым азат
Яшь вакыттагы бергә уйнап үскән малайларның кайберләре белән гомерлек дус булып калырсың дип уйламыйсың икән. Шундыйларның берсе Азат Әхмәтов дияр идем. Мәктәптән соң юллар аерылса да, андый егетләр онытылмый.
Мин Совет армиясе сафларын узып, туган авылыма, әти-әнием мине калдырып киткән нигезгә кайтып егылдым. Капка-коймалар җимерек, өйне тәртипкә китерәсе бар иде. Менә шул вакытта Азат дустым ярдәм кулы сузды, күп эшләрдә булышты. Яхшы дус булып күпмедер гомер бер түбә астында яшәдек. Төзелеш оешмасында эшләсә дә, спортны онытмавын шул вакыттан ук күрә, белә идем.
Азат малай вакыттан ук шашка-шахматны үз итә. Тимершыкта укыганда ук мәктәп чемпионы була. Саба урта мәктәбен тәмамлагач, Керәннедә ике ел физкультура укытучысы булып эшләп, балаларны спорт төрләренә өйрәтә. 1977 елда Азатны районның авыл спортчыларын берләштерүче "Урожай" оешмасына җитәкче итеп чакыралар. Шул ук елда район командасы Зеленодольскида узган шашка ярышларында 1нче урынны яулый. Бу җиңү аның гомерлек юлын билгели дә инде, Азат үзен спортка багышлый. Аның тормышында нинди генә җиңүләр юк. Биш тапкыр бөтендөнья мәгълүмати технологияләр этапларында катнаша. Татарстан Республикасының ачык Гран-при ярышларының 3нче этабында гроссмейстер Д.Цинман, халыкара класслы мастер Д.Шогин, А.Гнелицкий, яшьләр арасында дөнья чемпионы Ш.Гаязовтан гына калышып, спорт остасы Ф.Шәйдулов белән ничьяга уйнап, 5нче урынны яулый. Дүрт тапкыр инвалидлар арасында шашка уены буенча республика чемпионы да ул. 2000, 2008 һәм 2012 елларда Саба районы чемпионы. Район беренчелегендә шашка төре буенча 2012, 2016 елларда икенче урынны алган. Шулай ук бөтендөнья авыл спортчылары арасындада шашка төре буенча 2010 елда призер булган. 2015 елда Нальчик шәһәрендә уздырылган Россия чемпионатында Татарстан командасы составында шашка уеннары буенча 5нче урынны яулыйлар, ә Чиләбе шәһәрендә уздырылган бәйгедә Татарстанның Саба шашкачылары булган командасы 14 көндәше арасында 7нче була. Быел алар Волгоград шәһәрендә уздырылган Россия беренчелеге призерлары да.
Әйе, бик күп районның спорт белән шөгыльләнүче инвалидлары арасында җитәкче итеп билгеләнгән Азатның җиңүләре. Ирешкән уңышлары өчен бирелгән медальләрен һәм Мактау кәгазьләрен тулыландырып, 2013 елда аңа физик культура отличнигы дигән исем бирелә һәм Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының Рәхмәт хатына лаек була. Шулай ук Бөтенроссия инвалидлар оешмасының Татарстан бүлегеннән депутат Рифат Ганибаев, Татарстан спорт министры Марат Бариев, районы башлыгы Рәис Миңнеханов тарафыннан бирелгән Рәхмәт хатлары да - аның горурлыгы.
Әйе, үзенең авырулары белән исәпләшмичә тырыша Азат. Кичергән операцияләр дә, шикәр чире дә, кайбер көннәрне кан басымы күтәрелүләр аны куркытмый. Үзенең гомер бәйрәменә Азат Әхәт улы яңа уңышларга, җиңүләргә омтылыш белән килә.
Муса Абдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев