Язгы чәчү төгәлләнде
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 22 майга хуҗалыкларда сабан культуралары чәчү төгәлләнде.
Аерым алганда 5000 гектарда язгы бодай, 7500 гектарда - арпа, 2100 гектарда - борчак, 800 гектарда солы туфракка күмдерелде. Бөртеккә кукуруз 1200 гектарда утыртылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев