Язгы ташу җитә: районда су басуга каршы көрәш комиссияләре оеша, тәүлек буе дежур торулар булдырыла
Саба муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елгы язгы ташу вакытында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, хуҗалыкларны, торак биналарны, гидротехник корылмаларны, юлларны һәм күперләрне су басудан саклау максатында да карар кабул итте һәм шушы чорга ведомстволар, оешмаларның чаралар планы расланды. Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, районыбызда көзге яңгырлардан...
Саба муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елгы язгы ташу вакытында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, хуҗалыкларны, торак биналарны, гидротехник корылмаларны, юлларны һәм күперләрне су басудан саклау максатында да карар кабул итте һәм шушы чорга ведомстволар, оешмаларның чаралар планы расланды. Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, районыбызда көзге яңгырлардан соң кар астында калган туфракның дымлылык дәрәҗәсе күпьеллык уртача күрсәткечнең 70 процентын тәшкил итә. Кар катламы узган елгыдан 35-40 процентка калынрак. Авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыкларына, крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм оешмалар җитәкчеләренә 25 мартка кадәр су басуга каршы көрәш комиссияләре оештырырга, җирле үзидарә органнарында ташуның көчле чорында, гадәттән тыш хәл булганда ашыгыч хәбәр итү өчен, тәүлек буе дежур торуларны булдырырга тәкъдим ителә. Язгы ташу чорында балаларга ата-аналар һәм укытучылар контролен көчәйтү дә мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев