Җәйге каникул вакытларында 670тән артык яшүсмерне эшкә урнаштыру күздә тотыла
Кичә район башлыгы Рәис Миңнеханов башкарма комитетның бүлек начальниклары, оешма-предприятие, хуҗалыклар, учреждениеләр җитәкчеләре, эшмәкәрләр катнашында балаларның җәйге шөгылен оештыру кампаниясенә багышланган киңәшмә үткәрде.
2017 елда Саба муниципаль районында яшүсмерләрне вакытлыча хезмәткә тарту буенча "Укудан буш вакытта 14-18 яшьлек үсмерләрнең вакытлыча эшләвен оештыру" программасы тормышка ашырыла. Программа командасына җирле үзидарә органнары, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, мәгариф идарәсе, шулай ук район предприятиеләре вәкилләре керә. Аның кысаларында 670тән артык яшүсмерне эшкә урнаштыру күздә тотыла. Укучылар каникулда мәктәп, предприятие территорияләрен тәртипкә китерү, ремонт-төзекләндерү һәм яшелләндерүдә катнаша алачак. Үзәк аша эшләүче укучыларның банкта ачылган счетларына 1700 сум күчереләчәк, моннан тыш оешмалар эш хакы да түли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев