Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Юлбат мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Иҗат чишмәләре"иҗади берләшмәсенең апа-абыйлары Саба шагыйрәсен хөрмәтләгән (фотолар)

14 апрельдә Юлбат авылында бик җылы очрашу булды.

Очрашуга Юлбат мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Иҗат чишмәләре"иҗади берләшмәсенең апа-абыйлары килгән иде. Үзләре дә иҗат утларында янып шигырь язучы, шигырьләрен сәнгатьле итеп, күңелләргә үткәреп укучы мөхтәрәм кешеләр белән аралашу, сөйләшү, аларның фикерләрен, мәгънәле сорауларын тыңлау, минем өчен әйтеп бетергесез шатлык һәм горурлык булды.Очрашуны оештыручы мәдәният хезмәткәрләре Раушания Фәтхриева, Нәсфия Хамитова, Булат Шамсиевларның чын дәрәҗәдә үз эшләренең осталары икәненә инанып, сокланып кайттым.Алар өлкәннәр белән бер казанда кайнап, тормышның матурлыгын аңлап, халыкка хезмәт итәләр дисәм, һич тә арттыру булмас! Очрашу мизгелләрен фотога төшереп, кадерле истәлек бүләк иткәне өчен, Гөлниса апа Төхватуллинага аерым рәхмәтемне әйтәм! Бик зур рәхмәт сезгә, кадерле юлбатлылар!!!

Ильмира Гыймаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев