Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Зур эшләр кечкенә адымнардан башлана

Зур эшләр кечкенә адымнардан башлана. Сабада "Алмаз мебель" салонын булдырган Алмаз Аубакиров та шәхси эшмәкәрлеккә юлны кечкенә генә мунча бинасында яра. Юнарга-ышкыларга, шкафлар төзәтергә кечкенәдән маһир була ул. Саба һөнәр лицеенда укыганда шушы юнәлештә эшләү хыялы бөреләнә. Үзлегеннән күп өйрәнә һәм Мәскәүдә италия мебеле ясаучылар янында эшләп кайтырга өлгерә. Болары...

Зур эшләр кечкенә адымнардан башлана. Сабада "Алмаз мебель" салонын булдырган Алмаз Аубакиров та шәхси эшмәкәрлеккә юлны кечкенә генә мунча бинасында яра. Юнарга-ышкыларга, шкафлар төзәтергә кечкенәдән маһир була ул. Саба һөнәр лицеенда укыганда шушы юнәлештә эшләү хыялы бөреләнә. Үзлегеннән күп өйрәнә һәм Мәскәүдә италия мебеле ясаучылар янында эшләп кайтырга өлгерә. Болары моннан 8-10 ел элек булган. Хәзер инде Алмаз Аубакиров турында икеләнмичә "олы бизнес кешесе" дияргә була. Бүгенге кулланучы таләбенә туры килерлек офис,йорт мебеле ясау өчен ничә төрле станок кирәклеген белергә теләүчеләр булса, аның цехына рәхим итсеннәр. Эшмәкәр аларның барысын да булдырган. "Моңа ирешүдә иң элек, 2009 елда Лизинг-Грант" программасына таяндым. Хөкүмәт ярдәме белән кыйммәтле станок алдык. Хакимият ягыннан да зур булышлык тойдым. Моның өчен Район башлыгы Рәис Миңнехановка, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусовка зур рәхмәтлемен. Миңа ышандылар, зур булышлык күрсәттеләр һәм аларның ышанычларын акладым дип саныйм",- дип сөйли Алмаз. (Тулы язманы газетабызның 16 август санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев