Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

“20 ЕЛГА ЯКЫН БАЛАЛАР ӨЧЕН УЙНЫЙМ”

"Әкият” татар дәүләт курчак театры артисты Юрий ЧУКТИЕВ 20 елга якын сәхнәдә балаларга уйный.

— Бервакыт дуслар: “Шушы олпат гәүдәң белән курчак уйнатып йөрисең!” — димәсенме?! Читтән бик җиңел кебек бит ул. Ә алар — балта остасы, — дип сүз башлады Юрий. — Театрда “Сөйкемле Шүрәле” спектакле бара иде. Шунда әлеге дусларым килде дә эшне күзәтергә дип сәхнә артына керделәр. Мәш киләбез. Спектакле дә шундый: тиз дә кирәк, образлар да күп... Дуслар карап торды да: “Юк, Юрий, үзең генә уйна! Бик катлаулы икән бу!” — диләр. Күзәткәч, эшнең асылын аңладылар. “Сез — балта, мин курчак күтәреп йөрим, һәрберебезнеке шулай үзенчә авыр”, — дим. Бергә көлештек. Һәр эшнең җиңеллеге дә, авырлыгы да бар. Иң мөһиме — күңелгә ятышлы булсын. Хезмәттән рухый ләззәт алмасаң, нигә үзеңне җәфалап йөрергә?!.
— Җансыз курчакларны җанлы итеп, ышандырып уйнау зур көч сорыймы?
— Сәнгать бер урында тормый. Театрда курчаклар белән эшләү системасы да үзгәрә, төрле вариантлар табыла. Иң элек кулга курчак киеп, бармаклар белән уйнату гына булган. Соңрак арканнар, кул таягы, таяклар ярдәмендә эшләү кергән. Үзең киенеп уйнау төре дә бар, мәсәлән, “Кәҗә белән сарык” спектаклендә шулай.
— Үзегез киенеп уйнау җайлыракмы?
— Барысына да ияләшкәнбез. Әмма, ни дисәң дә, үзең чыгып уйнауның да читен ягы бар. Битлек киеп сикереп йөри-йөри тирлисең. Гомумән, нәниләргә уйнау зур җаваплылык сорый. Ышанмыйча карый икән, спектакль күрсәтүнең мәгънәсе калмый. Хис-тойгыңны, тавышыңны образга карата көйләп, алар дөньясына чумып, үзеңне шуңа багышлап уйнарга кирәк. Эшемне яратам. Ник бирегә эләктем икән, дип әйткәнем булмады...
— Курчаклар театрның үзендә тегеләме?
— Бөтен нәрсә шушы бинада эшләнә. Цехыбыз бар. Декорацияне — бер, курчакларны бутафорлар икенче цехта эшли. Бер спектакльгә әзерлек якынча ай-ай ярым тирәсе вакыт сорый. Образларны режиссер белән тегүче — үзенчә, без үзебезчә күзаллыйбыз. Текстны укыгач, бөтенебез җыелышып, уртага салып сөйләшәбез. Шунысы кызык: азактан образыбыз үзебезгә шулхәтле охшаган булып чыга. Искиткеч сихри процесс ул, карале, ничек болай туры китереп була, дип гаҗәпләнәбез дә.
Директорыбыз Роза Сәетнур кызы да эшкә дәрт биреп, илһамландырып тора, безгә бөтен шартларны тудырырга тырыша, театр өчен җанын бирергә әзер.
— Курчак театрына яшьләр киләме?
— Берара шундый чор булды: яшьләр килмәде. Хәзер хәлләр бераз үзгәрде. Килеп китүчеләр дә бар. Составта 30 лап артист, коллективта 100 ләп кеше. Теләгем — яшьләр күбрәк килсен иде. Үзебез яшь кебек булсак та, барыбер олыгаябыз. Бигрәк тә егетләр җитми...

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев