Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Бүген «Татар-информ» Камал театрының иң романтик комедиясен онлайн күрсәтә

Камал театры белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының уртак проекты башлана.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы аша Камал театры сәхнәсендә барган «Искән җилләр көенә/Под музыку ветра» спектаклен онлайн карап булачак.

Искәртеп үтәбез, 1 февральдән башлап, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының уртак проекты старт ала – театр репертуарындагы спектакльләр һәм күренекле артистларның юбилей кичәләре онлайн күрсәтелә башлый. Алдагы ике ай эчендә ике спектакль һәм ике юбилей кичәсе интернет аудиториясенә тәкъдим ителә. Проект татар мәдәниятенең чикләрен киңәйтү һәм бөтен дөньядагы тамашачыны милли театр сәнгатенә тарту максатыннан эшләнә.

Зөлфәт Хәким пьесасы буенча «Искән җилләр көенә/Под музыку ветра» спектаклен 2012 елда Лилия Әхмәтова куйган. Рәссамы – “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Альберт Нестеров. Композитор – Резеда Әхиярова.

Спектакльнең эчтәлеге буенча, өметсез мәхәббәт хисен кичергән Рамай, үзенең чын ир-егет булуын исбатлар өчен, армиягә китә һәм һава десанты гаскәрләренә эләгә. Көннәрдән бер көнне Рамайны да парашют белән сикерергә җибәрәләр... Искән җилләр егетне еракларга очыртып китә. Һәм ул читтәге татар гаиләсенең ишегалдына килеп төшә.

Башлана – 19.00 сәгатьтә.

Спектакль татар телендә бара.

Онлайн карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/158/

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев