Чаллы театры актрисасы Гөлинә Минһаҗева - театр премиясенең быелгы беренче лауреаты
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы күпсанлы сораулар буенча кичәне онлайн күрсәтә.
Камал театрында Халыкара театр көне Кемеровода булган фаҗига уңаеннан бер минут тынлык белән башланып китте. Театр көне "Тантана" театр премиясен тапшыру форматында 8 ел дәвамында үткәрелеп килә. Быел да ул 12 номинациядә тапшыралачак. Быел лауреатлар исеме язылган конвертларны композиторлар ача.
Беренче номинация игълан ителде дә инде. Аны "Ямми мьюзик" лейблы җитәкчесе, музыкант Ильяс Гафаров игълан итте.
“Дебют” номинациясе буенча “Тантана” театр премиясенә Чаллы театрының яшь актрисасы Гөлинә Минһаҗева ия булды. Аңа әлеге премия Булат Сәлахов пьесасы буенча куелган “Яратылмый калган ярлар” спектаклендәге Илсөяр роле өчен тапшырылды.
Искәртеп үтәбез, әлеге премиягә Камал театры артисты Эльвир Сәлимов, Кариев театры артисты Булат Гатауллин, Казан яшь тамашачы театры артисты Камил Гатаулллин да дәгъва итә иде.
Мәгълүмат өчен. «Тантана» - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелүче профессиональ премия. Ул Камал театры сәхнәсеннән Халыкара театр көнендә тапшырыла.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы кичәне онлайн күрсәтә.
Фото: kamalteatr.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев