Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Камал театрының репертуарыннан төшерелгән иң яхшы спектакльләрне күрсәтәчәкләр

Спектакльләр һәр якшәмбе берничә ай дәвамында күрсәтеләчәк.

Казанда «Татаркино» һәм Камал театры яңа «Кино+Театр» проектын башлап җибәрә. Казан театрының репертуарыннан төшерелгән иң яхшы спектакльләрне «Мир» кинотеатрының зур экранында күрсәтәчәкләр. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Спектакльләр һәр якшәмбе берничә ай дәвамында күрсәтеләчәк. Моннан тыш, Камал театры актерлары белән очрашулар оештырылачак, алар тамашачыларга спектакль турында кызыклы фактлар сөйләячәк.

Проект 6 октябрьдә танылган режиссер Марсель Сәлимҗановның Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәре буенча куелган шул исемдәге спектакле белән ачыла.

Хәзерге вакытта татар телендә рус субтитрлары белән бара торган сигез спектакль трансляцияләргә әзер, диде «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова.

«Хәзер без яңа дәрәҗәгә чыгабыз — киң экранда 200ләп тамашачыны сыйдыра ала торган кинотеатрда даими рәвештә спектакльләр күрсәтеләчәк. Мондый проектлар тамашачылар өчен бик мөһим, чөнки архив спектакльләрен карау мөмкинлеге бар. Ә репертуардан төшерелгән спектакльләргә ихтыяҗ, чыннан да, бик зур», — диде Г.Камал имендәге театр директоры Илфир Якупов.

Фото: Салават Камалетдинов, Султан Исхаков

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев