Казан консерваториясе «Аршин мал алан» музыкаль комедиясен чыгара
Премьера Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында 28 декабрьдә була. Башлана – 18.00
Казан дәүләт консерваториясе яңа ел алдыннан «Аршин мал алан» музыкаль комедиясен чыгара, дип хәбәр итә консерваториянең матбугат хезмәте. Спектакльдә Опера студиясе солистлары һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Халитов җитәкчелегендәге «TATARICA» оркестры катнаша.
Спектакльне куярга Симферопольдән Кырымтатар дәүләт академия музыкаль-драма театры режиссеры Ринат Бекташев чакырылган. “Консерватория солистлары белән эшләве бик уңайлы – алар биредә яхшы база алганнар һәм иң мөһиме – теләкләре зур. Безнең бик яхшы команда тупланды”, - ди режиссер спектакль турында.
Узеир Хаҗибәков «Аршин мал алан» музыкаль комедиясен 1913 елда Санкт-Петербург консерваториясендә укыганда язган. Азербәйҗан сәхнәсендә спектакль зур уңыш казанган. Соңыннан ул 80 телгә тәрҗемә итеп куелган.
Сюжет буенча Аскар исемле яшь сәүдәгәр өйләнергә җыена. Әмма кызны алдан күрергә ярамый дигән гореф-гадәткә каршы килеп, ул кәләшен алдан күреп өйләнергә тели. Аскар фәкыйрь сатучы кебек киенеп, йорт саен кереп тукыма сатып йөри башлый. Шулай йөргәндә, ул гүзәл Гөлчәһрәне очрата. Гөлчәһрә дә алдан гашыйк булып кияүгә чыгарга хыяллана.
Премьера Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында 28 декабрьдә була. Башлана – 18.00
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев