Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Мәскәүдә “Тукай” фильмы татар телендә күрсәтелә

Фильмда шагыйрь авыр язмышлы гади кеше буларак тасвирлана.

Бүген,14 апрельдә, Мәскәүнең “Дар” мәдәният үзәгендә “Тукай” фильмы күрсәтелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтындагы хәбәрдә белдерелә.

Татарстанның мәдәни традицияләрне саклау һәм үстерү “ВАМИН” фонды ярдәме белән Казанның “МАСТЕР” компанияләр төркеме тарафыннан булдырылган әлеге фильмда бөек шагыйрьнең дөньяга карашы һәм шагыйрьлек сәләте формалашу юлы чагылыш тапкан. Фильмда ул авыр язмышлы гади кеше буларак тәкъдим ителә. Шул ук вакытта ул тамашачылар алдында татар халкының якты символы, халык күңеленең саекмас чыганагы һәм милли мәдәният вәкилләре өчен илһам буларак килеп баса.

Текстларны Илдус Әхмәтҗан укый, музыкаль бизәлешләрдә Шамил Монасыйпов әсәрләре (скрипка) кулланылган. Фильмны "МАСТЕР" компанияләр төркеме хезмәткәрләре Фуат Ганиев белән Шамил Фәрхетдинов әзерләгән.

Фото: архив/Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев