“ӨЙЛӘНЕШИК, ИЛФАТ, ДИП ҮЗЕМ ӘЙТТЕМ”
Энҗе һәм Илфат КАМАЛИЕВлар — Кариев театры артистлары. Училищеда танышкан яшьләр кулга диплом алып, шактый еллар эшләгәч кенә кавыша.
— Энҗегә бер күрүдә гашыйк булдым! Гел артыннан күзәтеп йөрергә тырыштым. Әмма башта берьяклы гына мәхәббәт булды. Игътибар бирмәде. Кыргый иде, качып йөрде, — ди Илфат, елмаеп.
— Дуслар булырбыз, әмма кияүгә чыкмыйм, дидем. Шуннан ул: “Беркөнне килеп, Илфат, миңа өйлән, дип үзең әйтәчәксең әле”, — ди. Шулай булды да, — дип искә ала Энҗе. — Сабыр гына көткәне, мине яратканы, мәхәббәтне саклап калганы өчен, Илфатка рәхмәтлемен...
— Икегез бер театрда эшләү җайлымы?
Энҗе:
— Бик җайлы. Кызыксынулар бер, гастрольдә бергә, эшең турында рәхәтләнеп сөйләшәсең...
— Көнләшү юктыр?
Энҗе:
— Бу хакта еш сорыйлар. “Ирең (хатының) башка белән кочаклаша, пәп итешә. Кыен түгелме?” — диләр. Эш бит ул! Театр — бер гаилә. Әгәр төрле җирдә эшләсәк, бәлки, бераз сизелер иде. Ә болай 24 сәгать бергә.
Илфат:
— Эштән дә көнләшсәк, димәк, һөнәрне белеп сайламаган булып чыгабыз...
— Клипларда да күренәсез.
Илфат:
— Былтыр клиплар елы булды. Гөлдания Хәйруллинаның “Узган гомер жәл булмый”, Таңсылуның “Тугры йөрәк” дигән җырына эшләнгәннәрен кайбер каналлар еш күрсәтә. Соңгысы — Нурзадәнең “Әйтмә син авыр сүз” җыры. Үзем дә клиплар төшергәлим.
— Энҗе, “Тантана” премиясе иясе булдың. Ул нинди роль өчен бирелде?
— 2013 елда “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә “Нигез ташлары”нда Гөлҗиһан роле өчен бирелде. Премия канатландырды.
— Театрга ничә ел гомерегезне багышладыгыз?
— 23 ел була! Яңа бинага күчәргә торабыз. Шундый сөенечләр белән яшибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев