Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Тинчурин театрында “Гомер буе сине көтәм” спектакле премьерасы аншлаг белән үтте

22 май көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Илһам Гали әсәре буенча куелган «Гомер буе сине көтәм» спектакле премьерасы булды.

Мелодраманың режиссеры – Рәшид Заһидуллин. Рәссамы – Денис Денисов. Композиторы — Юрий Чаплин. Хормейстер — Алия Хәмзина. Cпектакльдә Татарстанның халык артистлары Җәмилә Әсфәндьярова, Нуретдин Нәҗмиев, Илгизәр Хәсәнов, шулай ук театрның яшь артистлары Илнур Байназаров, Диләрә Фәттахова, Ландыш Ибәтуллина, Айдар Фәтхрахманов, Булат Зиннәтуллин катнаша.

Премьера аншлаг белән үтте. Спектакльне, күпсанлы тамашачылар белән беррәттән, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да карады.

Барлык тамашачыларыбызны, театр коллективын көтеп алынган премьера белән чын күңелдән котлыйбыз! Әлеге спектакльне 30 майда, шулай ук 14 һәм 28 июньдә күреп булачак. Рәхим итегез!

Фото: http://tinchurinteatr.ru
http://tinchurinteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев