Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Якташыбыз «Алтын Урда» сериалында хан ролен башкара

Төп рольләрнең берсен якташыбыз, танылган режиссер һәм актер Рамил Сабитов башкара. Аның балачагы Чаллыда узган, хәзерге вакытта Мәскәүдә яши. 57 яшьлек Рамил Сабитовка Алтын Урданың Бәркә-хан ролен тапшырдылар. Билгеле булганча, әлеге рольгә туры килүче актерны барысыннан да озаграк эзләгәннәр.

1970 елда Рамил Сабитовның гаиләсе — әти-әнисе, абыйсы Ренат һәм апалары Фрида белән Флюра — Ульяновск өлкәсеннән КАМАЗ төзелешенә күчеп килә.

Ул Ярослав театр училищесын тәмамлый, аннан ГИТИСның режиссерлык факультетында белем ала. Актер «Бухта Филиппа», «Охота на Пиранью», «Апостол», «Террористка Иванова» кебек сериалларда катнаша. Ул — «Екатерина», «Физика или химия», «Объявлен в розыск» фильмнарының режиссеры.  «Большие деньги» һәм «Крепость Бадабер» телесериалларында рольләр башкара.

фото: кинокомпания «Марс Медиа»

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев