Августның 4 нигъмәте һәм аларның файдасы
Витаминга бай җиләк-җимешләр
Кара карлыган
С витаминының күплеге ягыннан кара карлыганга тиңнәр юк. Аның кабыгында файдалы минерал һәм витаминнар күләме эчлегенә караганда дүрт тапкыр күбрәк. Карлыган составында калий (2000 мг/100 г), фосфор (1500 мг/100 г), магний (450 мг/100 г) булу белән дә файдалы. Карлыганның салкын тигәндә шифасы зур. Ул сидек кудыргыч чара буларак та кулланыла. Әлеге җимеш холестерин күләмен киметә, иммунитетны ныгыта. Ревматизм, бронхит, шешенүдән интеккән, гемоглабины түбән булган кешеләргә дә карлыган ашарга киңәш ителә. Ә менә ашказаны-эчәк авырулары вакытында әлеге җимешне чама белән генә кулланырга яки бөтенләй ашаудан тыелып торырга кирәк.
Кызыл карлыган
Әлеге җимеш шикәр (4–13%) һәм органик кислоталарга (1,5–4%) бай. Ә менә С витамины кара карлыганга караганда азрак (25 мг/100 г). Кызыл карлыган фолий кислотасы, калий, фосфор, тимер һәм йодка бай булуы белән дә “мактана” ала. Органик кислоталарга бай кызыл карлыган күңел болганып, косып авырганда хәлне яхшырта. Ул организмнан токсиннар белән артык тозларны да чыгара. Күңел болганудан азапланган йөкле хатыннарга да ярдәмгә килә ул. Әмма ашказаны-эчәк авырулары, гепатит диагнозы куелган кешеләргә кызыл карлыган ашарга ярамый.
Крыжовник
С, В1, В2, В9 витаминнарына бай крыжовникны йөрәк авырулы, кан басымы “уйнаган”, атеросклероз, аз канлылык яки артык авырлыгы булган кешеләргә ашарга киңәш ителә. Эч каткан һәм шешенгән чакта да ярдәмгә килә ул. Крыжовник иммунитетны ныгыта. Шуңа күрә ул балалар белән өлкән яшьтәгеләр өчен аеруча файдалы. Язва, эч китү, шикәр чире вакытында әлеге җимешне ашау тыела.
Кара җиләк
Шикәр, органик кислота һәм клетчаткадан торган кара җиләк А витаминына (1500 мг/100 г) да бай. Моннан тыш аның составында кандагы шикәр күләмен киметүче неомиртиллин һәм кан оешуны киметүче оксикумарин дигән биологик актив матдәләр дә бар. Башка бакча җимешләре кебек үк кара җиләк тә һәркемгә килешеп бетми. Хроник эч кату вакытында әлеге җимеш хәлне катлауландырачак кына. Ә менә күз күремен яхшыртырга теләгәндә, сидек куыгы ялкынсынган, эч авыртканда, ревматизм вакытында аны курыкмыйча ашарга мөмкин.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев