Августта бакча эшләре
- Крыжовник, кара карлыган уңышын җыеп алгач, куакларга күп итеп су сибәргә, соңыннан төпләрен йомшартырга кирәк.
- Бакча җиләген җыеп алуга, туфракка ашлама кертәләр һәм аны көпшәкләндерәләр (разрыхляют). Август ахырында яңа утыртылган җиләкләргә иртән яки кичен көн аралаш су сибәләр.
- Кыярның саргайган яфракларын җыялар.
- Агач утырту өчен чокры казып калдыралар.
- Кыш көне куллану өчен укроп, бөтнек киптерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев