Грипптан алдан сакланыгыз
Грипп –йогышлы авыру. Авыру чыганагы – чирле кеше, вирус организмнан селәгәй белән, ютәлләгәндә, төчкергәндә чыга. Тын юлларына эләккәч, вирус үрчи башлый. Авыруның беренче билгеләре вирус белән зарарланып, 36-60 сәгать үткәч башлана. Тән температурасы күтәрелә, ул 39-40 С ка җитәргә мөмкин, кеше туңа башлый, баш һәм мускуллар авырта, хәлсезлек, ашыйсы килмәү кебек билгеләр булырга мөмкин. Коры ютәл, тамак төбе авырту, тавыш бетү, күзләр сызлау шулай ук грипп белән чирләүнең билгеләре булып тора. Суык тигәндә дә авыруның шундый билгеләре була һәм кайберәүләр аны грипп дип уйлый. Ләкин гриппны нәкъ менә грипп вируслары китереп чыгара.
Күпчелек кеше берничә көн генә авырый. Кайберәүләрдә катлауланулар күзәтелә, грипп пневмониягә дә әйләнергә мөмкин, шуңа күрә ул йөрәк, үпкә авырулары булган кешеләр өчен аеруча куркыныч. Моннан тыш ринит, бронхит, синусит, отит, перикардит, миозит, бөерләр, баш, арка мие, кан тамырлары зарарланулары да булырга мөмкин.
Гриппны китереп чыгаручы вирусларның А и В типлары тиз үрчүе һәм агрессивлыгы белән ваерыла. Йогышланган соң санаулы сәгатьләр эчендә ул тын юлларының лайлалы тышчасын зарарлый һәм микроблар үтеп керү өчен шартлар тудыра. Грипп вакытында бактериаль катлауланулар шуның белән аңлатыла. Гриппның билгеләре: температураның 37,5-39 градуска күтәрелүе, баш, буыннар авырту, калтырау, хәлсезлек, йөткерү, томау төшү, тамак төбе кычыту. Грипп белән авырганда башкаларны йогышламас өчен өйдә генә торырга, вакытында дәвалану өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз-үзең дәвалау белән шөгыльләнмәскә! Табиб кушканнарны төгәл үтәү мөһим. Авырган балаларны бакчага, мәктәпкә, мәдәни чараларга җибәрергә ярамый. Авыру янында булганда медицина битлеге кияргә һәм аны сәгать саен алыштырырга кирәк.
Вакцина – гриппка каршы иң нәтиҗәле профилактика чарасы. Прививканы халыкның барлык категорияләренә дә кадатырга тәкъдим ителә. Ул балалар һәм өлкәннәр, хроник авырулардан интегүчеләр, студентлар, мәгариф учреждениеләре, транспорт, сәүдә, көнкүреш хезмәтендәгеләр өчен аеруча мөһим. Вакцина ясау грипп кизүенә кадәр 3-4 атна алдан үткәрелә. Хәзерге вакциналар составына иммуномодуляторлар да (полиоксидоний яки совидон) кушылган. Прививка ясаткан 100 кешенең 90ы грипп белән авырмый. Чирләгән очракта ул өзлегүләрсез, җиңел формада үтә. Вакцина алганнан соң иммунитет 2-3 атнадан соң формалаша һәм бер елга кадәр саклана. Шуңа күрә прививканы ел саен ясатырга кирәк. Саклану чаралары балага узган хатыннар өчен дә йөклелекнең 2-3 триместрында бик әһәмиятле. Аларда грипп авыр формада үтә, хәтта яралгының үлеменә дә китерергә мөмкин. Моннан тыш йөкле вакытта прививка алу бала тугач та, аны беренче 6 айда авырудан саклый. Прививка алу өчен үзеңне участок табибына яки ФАП фельдшерына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Резеда Фәттахова,
Район үзәк хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләре буенча урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев