Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Кара помидорлар үстерәсезме?

Бакчачыларга киңәшләр

Кара помидорлар кызыл помидордан нәрсәсе белән аерыла? 
Мондый помидорлар төрле зурлыкта һәм формада булырга мөмкин. Төрле гибридларны үзара катнаштыру нәтиҗәсе бу. Мондый помидорларның аерым үзенчәлеге бар. Аларның  тәме башкарак, чөнки аларда күп күләмдә органик кислоталар һәм шикәр бар.  Помидорга  кара төсне антоциан дигән пигмент бирә. Бу матдәнең берничә файдалы үзлеге бар. Ул йөрәк эшчәнлеген һәм кан тамырларын яхшырта, картаю процессын акрынайта, иммунитетны көчлерәк итә. Кара төстәге помидорларда ликопин бар, ул ир-атлар өчен аеруча файдалы, чөнки ул простата бизенең эшен нормальләштерүгә ярдәм итә.  Мондый помидорны даими рәвештә ашаучыларның күрү сәләте яхшырачак, чөнки бу помидорлар А витаминына бай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев