Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Куркыныч төш күрсәң, нишләргә?

Кайчакта төшкә әллә нәрсәләр керә. Куркып уянам. Ул төш чынга ашмаса ярар иде, дип теләп ятам. Куркыныч төш күргәндә нишләргә?

Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН:
— Начар төш күргәндә, Аллаһтан бу төшнең зыяныннан саклауны сорап, өч тапкыр дога кылырга кирәк. Сул якка өч мәртәбә төкерергә киңәш ителә. Янда йоклап яткан кешегә төкерергә ярамый. Аннары төшне берәүгә дә сөйләмәвең хәерле. Куркыныч төш күргәннән соң, тынычланыр өчен, торып, нәфел намазы укырга була. “Бисмилла” әйтеп, икенче якка борылып ятарга мөмкин. Мөслим хәдисләр җыентыгында: “Берәрегез начар төш күрсә, өч тапкыр сул ягына төкерсен, Аллаһтан шайтаннан саклауны сорап, өч тапкыр дога кылсын һәм икенче яны белән ятсын”, — диелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев