Кыш яшелчәләрне дөрес саклыйсызмы?
Белгеч киңәш бирә
Ел дәвамында бакчачылар төрле культуралар үстерәләр һәм көзен мул уңыш җыю өчен аларны кадерләп карыйлар. Яшелчәләрне саклау кагыйдәләрен үтәмәсәң, барлык тырышлыклар да юкка чыгарга мөмкин. Хезмәт җимешләрен кыш буена ничек сакларга? Яшелчәләр нульдән югары температурада 2-3 градуслы базда яхшы саклана, күгәрүдән һәм черүдән саклау өчен, вакыт-вакыт уңышны карап торырга кирәк. Вентиляция нәтиҗәле эшләргә тиеш, базны җилләтергә кирәк.Чөгендер, кишер, бәрәңгене дөрес саклауның аерым таләпләре бар. Аларны җирдән коры вакытта казып алырга кирәк. Саклауның оптималь шартлары-югары дымлылык һәм 2-3 градус нульдән югарырак. Җылырак булса, чөгендер шыта башларга мөмкин. Кишер белән чөгендерне катламлап ком салынган тартмаларда сакларга мөмкин, шул ук вакытта ком, һәр катлам арасында һәм төбендә булырга тиеш. Кәбестәне саклау өчен салкынлык кына түгел, югары дымлылык та кирәк. Саклауга куяр алдыннан кәбестәнең бозылган яфракларыннан гына арындыралар. Күчәндә яфраклары никадәр күбрәк калса, ул шулкадәр төрле авырулардан яхшырак саклана. Суганны өй шартларында бик яхшы саклап була. бу төр яшелчәне бер-берсеннән аерым сакларга кирәк, сортларына карап аерсагыз тагын да яхшы. Саклау өчен температура 22 градустан югары булмаган урын ярый. Суганны челтәрле контейнерларга салалар . Яшелчәләр өчен саф һава агымы кирәк, ләкин көн яктысы зарарлы, шуның аркасында суганчыклар шыта башлый.
Рәис Фәттахов,
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев